12.09.2017

12 сентябрьдә Севастопольдә Россия Хисап палатасы каршындагы РФ Тикшерү-хисап органнары Советы Президиумы утырышы булып узды. Анда Татарстан Хисап палатасы Рәисе, Советның Идел буе федераль округындагы бүлекчәсе рәисе Алейсей Демидов та катнашты.

Президиум ТХО Советы бүлекчәләре рәисләре һәм Совет комиссияләре рәисләре тәкъдим иткән 2017 елның гыйнвар-август айларында башкарылган эш турындагы мәгълүматны игътибарга алды. Шулай ук биредә аерым оештыру мәсьәләләре дә каралды.

Документлар