08.09.2017

8 сентябрьдә Нальчикта Татарстан һәм Кабардино-Балкария тикшерү-хисап органнары арасында үзара хезмәттәшлек итү турындагы килешүгә кул куелды.

Килешү кунаклар ягыннан – Татарстан Республикасы Хисап палатасы Рәисе Алексей Демидов, Кабардино-Балкария ягыннан республиканың Тикшерү-хисап палатасы Рәисе Динә Кясова тарафыннан имзаланды.

Алексей Демидов Кабардино-Балкарии башкаласына Татарстан Дәүләт Советы делегациясе составында килде. Әлеге делегация Кабарданың Россиягә кушылуына 460 ел тулуга багышланган бәйрәм чараларында катнашты.

Очрашу барышында КБР парламенты Рәисе Татьяна Егорова Кабардино-Балкария парламенты һәм Татарстан Дәүләт Советы арасында үзара хезмәттәшлек итү турындагы июнь аенда кул куелган килешү хакында искә төшерде.

Шул ук көнне Алексей Демидов КБР Тикшерү-хисап палатасында булды, Динә Кясова белән очрашу барышында тышкы финанс тикшерүе органнары эшчәнлегенең актуаль мәсьәләләре буенча фикер алышу булып узды. Тикшерү-хисап органнары җитәкчеләре шулай ук ике хисап палатасы тарафыннан кул куелган хезмәттәшлек итү турында Килешү кысаларында үзара тәэсир итешүне оештыру мәсьәләләре турында да сөйләште. 

Документлар