Утырыш Россиянең 85 субъектының тикшерү-хисап палаталары һәм
башкарма органнары катнашында видеоконференция режимында узды. Татарстан Хисап
палатасында вакыйгалар барышын аудиторлар Азат Вәлиев һәм Илнур Мөбарәков,
Хисап палатасының структур бүлекчәләре җитәкчеләре, шулай ук республиканың
Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре күзәтте.
Татьяна Голикова җитәкчелегендә РФ субъектларына финанс
ярдәменең яхшы сыйфатлы, җитәрлек күләмдә булуы һәм нәтиҗәлелеге мәсьәләләре,
регионнарда 2016 елда мәктәпләрдә яңа урыннар булдыру буенча, шулай ук 2017
елда өстенлекле проектлар чараларын әзерләү һәм тормышка ашыру вакытында төрле дәрәҗә
башкарма хакимият органнары эшчәнлегендәге җитешсезлекләр төрле яклап
тикшерелде, эшне камилләштерү юнәлешләре билгеләнде.
Коллегия утырышында «2016-2025 елларда Россия Федерациясе
субъектларының гомуми белем бирү оешмаларында (фаразланган ихтыяҗдан чыгып) яңа
урыннар булдыруга ярдәм итү» программасы Россия Хөкүмәте тарафыннан Россия
Президенты йөкләмәсен үтәү нигезендә эшләп чыгарылган. Программа тарафыннан
гомуми белем бирү оешмаларында барлык классларда да бер сменалы укыту режимы
белән тәэмин итү, шулай ук укучыларны 50% һәм аннан да күбрәк күләмдә тузган
биналардан күчерү мәсьәләләре ассызыкланган.
Шул ук вакытта, Россия Хисап палатасы Рәисе сүзләренчә, илдә туучылар саны артуга бәйле рәвештә күп кенә регионнарда гомуми белем бирү мәктәпләрендә чамадан тыш күп тулу мәсьәләсе килеп баса, гамәлдәге инфраструктура артык укучыларны кая да булса урнаштыру проблемасы белән очраша.
Аудитор Александр Филипенко хәбәр иткәнчә, 2016 елда икенче сменада белем алучы балалар саны 2015 ел белән чагыштырганда 43 мең кешегә арткан. Артым Программаны тормышка ашыруда катнашучы 26 регионда күзәтелгән. Бүген Санкт-Петербургтан кала, Россиянең башка җарлык субъектларында да укучылар ике сменада белем ала, ә 9 регионда хәтта өч смена эшли.