11.09.2017

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча республиканың муниципаль берәмлекләре тикшерү-хисап органнары белән берлектә Татарстан Хисап палатасы дәүләт һәм муниципаль сәламәтлек саклау учреждениеләре өчен сатып алынган югары технологияле медицина җиһазларын 2017 елның беренче яртыеллыгында куллануның нәтиҗәлелегенә мониторинг үткәрде.

Узган кыш көне республика Хисап палатасы «Махсуслаштырылган һәм ашыгыч медицина ярдәме күрсәтүне камилләштерү» подпрограммасын тормышка ашыруга бүлеп бирелгән чараларны куллануның нәтиҗәлелегенә аудитны тәмамлады. Тикшерү республиканың муниципаль районнары һәм шәһәр округлары сәламәтлек саклау учреждениеләрендә медицина җиһазларына эш күп булуның төрлечә булуын һәм үз вакытында техник хезмәт күрсәтүгә, белгечләр, тоту материаллары белән тәэмин итүгә бәйле булуын күрсәтте.

Һәм палата Рәисе Алексей Демидовның тиешле чыгышыннан соң республика Президенты тышкы финанс тикшерү органнарына югары технологияле медицина җиһазларын куллануның нәтиҗәлелеген даими мониторинг режимында күзәтеп торырга йөкләмә бирде.

Тикшерүчеләр республиканың барлык муниципаль берәмлекләрендәге медицина учреждениеләренә куелган җиһазларны исәпкә алдылар. Болар – УЗИ аппаратлары, флюографлар, маммографлар, томографлар, рентген җиһазлары, С-формасындагы дугалы рентген аппаратлар, ангиографлар, магнит-резонанслы томографлар, гамма-камералар, позитрон-эмиссион томографлар.

Тикшеренү 105 дәүләт сәламәтлек учреждениесендә 1 160 берәмлек югары технологияле медицина җиһазы булуын күрсәтте. Барыннан да күбрәк УЗИ аппаратлары (50%) һәм рентген җиһазлары (34%) эшли..

Алар карамагында эшли торган югары технологияле медицина җиһазларының гомуми бәясе 6 126 395 мең сум тәшкил итә. Иң кыйммәтләре – ике позитрон-эмиссион томограф (376 600 мең сум) һәм сигез магнит-резонанслы томографлар (405 240 мең сум) – иң аз күләмдә ягъни 38% һәм 44%ка гына тузган. Ә менә  гамма-камералар, флюографлар һәм маммографлар тузу планында максималь күрсәткечкә якынлаша.

Уздырылган мониторинг барышында 2017 елның беренче яртыеллыгында медицина җиһазларын куллануның тулаем алганда артканлыгы ачыкланды. Шуңа да карамасатан, ватык булулары сәбәпле аларның бер өлеше файдаланылмаган. Мәсәлән, Республика онкология диспансерында маммограф 181 көн кулланылмаган. Шундый ук вакытка  Түбән Кама үзәк район күппрофильле хастаханәсендә УЗИ аппараты эшләмәгән, Менделеевск ҮРХдә  рентген җиһазы ватылу аркасында  – 150 көн, Бөгелмә ҮРХдә 118 көн кулланылмаган.

Республика дәвалау учреждениеләре тарафыннан медицина җиһазларын төзәтүгә 19 136 мең сум акча тотылган, аларга техник хезмәт күрсәтүгә чыгымнар 61 093мең сум тәшкил иткән.

Хисап палатасы мониторингы алга таба да дәвам итәчәк. 

Документлар