06.09.2017

6 сентябьдә Россия Федерациясе Хисап палатасы һәм Россия Федерациясе тикшерү-хисап органнары порталында видеоконференция форматында 2018 елда «Мировой хөкемдарлар эшчәнлеген финанслау һәм матди-техник яктан тәэмин итүне анализлау һәм бәяләү» экспертиза-аналитика чарасын параллель рәвештә уздыру мәсьәләләре буенча эшлекле киңәшмә узды.

 

Булачак тикшерүнең җитәкчесе РФ Хисап палатасы аудиторы Татьяна Блинова хәбәр иткәнчә, Россиянең 60 региональ тикшерү-хисап органыннан экспертиза-аналитика чарасында катнашырга әзер булулары турында хәбәр килгән. Күп кенә ТХО, шул исәптән Татарстан Хисап палатасы да, тикшерү чараларын үткәрде һәм тәкъдим ителгән мәсьәлә буенча нәтиҗәләр алды инде. Шулай, Татарстан Хисап палатасы аудиторы Илнур Мөбарәков әлеге елның июль аенда тәмамланган 2015-2016 елларда һәм 2017 елның узып киткән чорында Татарстан Республикасында мировой хөкемдарларның эшчәнлеген финанс яктан тәэмин итүгә бүлеп бирелгән бюджет чараларын тикшерү нәтиҗәләре турында хәбәр итте.

Киләсе елга илдә мировой хөкемдарлар институтын булдыруга 20 ел тула. Һәм алда планлаштырылган параллель рәвештә үткәреләчәк экспертиза-аналитика чарасы гадел хөкем итүнең халык өчен файдалана алырлык булуы, чыгымнарның мөмкин булган нәтиҗәләлек резервлары, мировой хөкемдарлар системасын оптимизацияләү кирәклеге һәм башка аерым мәсьәләләр турындагы сорауларга җавап бирер өчен әһәмиятле. Шулай ук Россиядә мировой хөкемдарларны финанс ягыннан тәэмин итү өчен бюджет чараларын бүлеп бирүнең гомуми күләмен билгеләргә туры киләчәк.


Документлар