01.09.2017

1 сентябрь алдыннан, «Мәктәпкә әзерләнергә булыш!» акциясе кысаларында, Татарстан Республикасы Хисап палатасы хезмәткәрләре үзләре тарафыннан шефлыкка алынган республиканың Алексеевск муниципаль районында урнашкан балалар һәм яшүсмерләр өчен «Кайгырту» («Забота») социаль приютында тәрбияләнүчеләрне Белем көне белән котлады.

Вакыт туктамый ага! Әле кайчан гына балалар һәм яшүсмерләр өчен «Кайгырту» («Забота») социаль приютында тәрбияләнүчеләр үзләрен шефлыкка алучылар – ТР Хисап палатасы хезмәткәрләре белән беренче мәртәбә генә очрашкан иде. Инде менә быел шефлар таныш маршрут буенча уникенче мәртәбә юлга кузгалды. Кунаклар Хисап палатасы Рәисе Алексей Демидов исеменнән бөтен ил буйлап билгеләп үтелә торган Белем көне белән котларга дип кунакка килде.

Шефлар балаларны яңа уку елы башлану белән чын күңелдән тәбрик иттеләр, укуларында уңышлар теләделәр. Ә куелган максатларга ирешүдә, иң беренче чиратта, тырышлык һм үҗәтлелекне эшкә җигәргә кирәк булуын ассызыклады кунаклар.

Хисап палатасы хезмәткәрләре һәрвакыттагыча буш кул белән килмәде: бүләкләр арасында беренче сыйныф укучылары өчен портфельлар һәм уку өчен кирәк-яраклар, калган балаларга – мәктәптә кияр өчен аяк киемнәре һәм, әлбәттә, баллы күчтәнәч булды.

Ә 1 сентябрь көнне «Кайгырту» приютында тәрбияләнүчеләр мода буенча киенеп кенә калмыйча, матур да булсыннар өчен кунаклар үзләре белән чәчтараш сәнгате осталарын да алып килгән иде. Казанның «Арт-студия Im!» матурлык салонында эшләүче җиде оста-чәчтараш берьюлы малай-кызларның чәчләре белән «маташты» – Белем көненә балаларга заманча итеп киселгән чәч һәм прическа бүләк иттеләр.

Балалар өчен әлеге мавыктыргыч көн «Эдем» ҖЧҖнең оста кондитерлары әзерләгән зур бәйрәм торты һәм Чистайдан килгән аниматор клоуннар оештырган шаян күңелле тамаша белән тәмамланды. Шунысы куанычлы, мондый чаралар сабыйлар күңелендә озак сакланачак.

 

 ФОТО

Документлар