29.08.2017

29 августта Алексей Демидов җитәкчелегендәге Татарстан Хисап палатасы Коллегиясе 2015-2016 елларда Баулы муниципаль районында бюджет чараларыннан, дәүләт һәм муниципаль милектән файдалануны тикшерү нәтиҗәләрен раслады.

Тикшерү чаралары районның 12 учреждение һәм оешмасын колачлады. Гомуми бәясе 60,6 млн. сумлык бозулар һәм җитешсезлекләр ачыкланды. Бу 1,5 млрд. сумга якын тикшерелгән чараларның гомуми күләменә карата 4% тәшкил итте. Утырышта катнашкан район башлыгы Рамил Гатиятуллин ышандыруынча, ачыкланган бозуларның гомуми күләменә карата 97% өлеше әле тикшерү барышында ук юкка чыгарылган яки тиз арада бетерелергә тиеш. 

Аудитор Сергей Колодников шулай ук Баулы муниципаль районында Хисап палатасы тарафыннан мондый комплекслы тикшерү 2014 елда үткәрелгәнлеген хәбәр итте. Һәм ул вакытта, билгеләнгән бозуларның бәяләрен чагыштырганда  бары тик 57 проценты гына юкка чыгарылган булган. 

– Муниципаль милек белән идарә итү, аннан файдалану өлкәсендәге бозулар һәм җитешсезлекләр, практика күрсәткәнчә, тикшерү узган муниципаль берәмлекләрдәге бозуларның шактый өлешен тәшкил итә, – дип дәвам итте сүзен алга таба аудитор. – Баулы районында бу юлы гомуми күләме 54 млн. сумлык мондый төр бозулар ачыкланды. 

Шулай, 2009 елдан бирле бәясе 8,3 млн. сумлык Баулы укыту-җитештерү комбинаты бинасы файдаланылмый. Ә «Райсервис» ААҖ (акцияләрнең 100% да муниципалитет исемендә) балансында гомуми бәясе 4,6 млн. сумлык 12 блок котельные исәпләнә. Аларны 2001-2002 елларда авыл җирлегендәге күпфатирлы йортларны җылыту өчен төзегәннәр. Ләкин 2006 елдан башлап, йортларны икеконтурлы казан ярдәмендә шәхси җылытуга күчергәннән соң, аларның кирәге калмаган. 

Баулы шәһәренең Төзекләндерү һәм яшелләндерү идарәсе озак вакыт буе гомуми бәясе 5,3 млн. сумлык транспорт чараларын, биналарны һәм җиһазларны куллану яисә исәптән чыгару буенча бернинди дә чара күрмәгән. Һәм, Рамил Гатиятуллин хәбәр иткәнчә, Хисап палатасы тикшерүе нәтиҗәләре буенча идарә җитәкчелеге агымдагы ел азагына кадәр әлеге объектларны тормышка ашырырга, гамәлдән чыгарырга һәм ремонтларга вәгъдә биргән.

Район Башкарма комитетының Резерв фонд чараларын сарыф итү тәртибе турындагы Нигезләмә булуга карамастан, фондтан 2 млн. сум акча гадәттән тыш хәлләрне һәм аларның нәтиҗәләрен ликвидацияләү белән бәйле булмаган максатлардан чыгып кулланылган. 

Гомуми күләме 800 мең сумлык бозулар муниципаль контрактларны үтәгән чакта барлыкка килгән. Мәсәлән, «Омега» күппрофильле компаниясе (Баулы ш.) Покровский Урустамак авылында сугыш ветераннарына куелган һәйкәлне ремонтлау барышында яктырткычлар куймаган. Ә икенче подрядчы – Яр Чаллының «Атлас» ҖЧҖ 2016 елның декабрендә Баулы шәһәре Башкарма комитеты тарафыннан юл билгеләрен урнаштыру буенча түләнгән 235 мең сумлык эшләрне башкармаган. 

Әлеге очрак Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча Идарә башлыгы Марс Бәдретиновның игътибарын да җәлеп итте һәм, аның тәгаенләү соравына җавап итеп, район башлыгы: «Арбитраж суд аша без әлеге чараларны кайтару һәм неустойка түләү, штраф салу мәсьәләләрен чишәргә җыенабыз», – диде.

Тикшерү тарафынна шулай ук нигездә учреждениеләрдә төп чаралар объектларын кулланудан төшерү һәм күчерү буенча операцияләрне үз вакытында чагылдырмау белән бәйле бухгалтерлык исәбе һәм хисабында бозуларның аерым очраклары ачыкланды. Бухгалтерлык исәбен тупас бозу очраклары буенча районның өч учреждениесе җитәкчеләре һәм баш хисапчылары исеменә административ хокук бозулар турында 6 беркетмә төзелгән. 

Тикшерү чаралары нәтиҗәләре буенча Баулы муниципаль районы башлыгы исеменә Хисап палатасы күрсәтмәсе юлланды. 

Тикшерү материаллары – Татарстан Республикасы Прокуратурасына,ә муниципаль заказны тормышка ашырган чакта ачыкланган бозу очраклары буенча материал республиканың Финанс министрлыгына җибәрелә. 


Документлар