29.08.2017

29 августта Алексей Демидов җитәкчелегендәге Татарстан Хисап палатасы Коллегиясе утырышында 2015-2016 еллар өчен Яңа Чишмә муниципаль районында бюджет чараларын, дәүләт һәм муниципаль милекне файдалануны тикшерү нәтиҗәләре турындагы хисапны расладылар.

Тикшерелгән чаралар күләме 933 млн. сум, ә ачыкланган бозулар һәм җитешсезлекләр 101,4 млн. сум тәшкил итте. Шул ук вакытта әлеге сумманың 94 проценты буенча бозулар юкка чыгарылырга тиеш. 

Аудитор Сергей Колодников үз чыгышында хәбәр иткәнчә, муниципаль милек белән идарә итү һәм аннан файдалану өлкәсендәге бозулар һәм җитешсезлекләр иң зур күләмне тәшкил итеп тора – 88,8 млн. сум. Мәсәлән, гомуми бәясе 22,7 млн.сумлык чистарту корылмалары 2011 елда аларны Яңа Чишмәнең күптармаклы торак-коммуналь хуҗалык предприятиясенә биргән вакыттан алып максатчан кулланылмаган, объект хәтта предприятие балансына да куелмаган. 

– Кызганычка каршы, әлеге объект буенча технологик циклны үз вакытында тәмамлап булмады. Ләкин быел Газлаштыру фондыннан безгә өстәмә чаралар бүлеп биреләчәк, һәм без чистарту корылмаларын иң заманча таләпләр буенча эшләтеп җибәрә алачакбыз, – дип өстәде муниципаль район башлыгы Аячеслав Козлов. 

Муниципаль контрактларны үтәгән чакта гомуми күләме 6,5 млн. сумлык бозулар ачыкланды. Мисал өчен, «Талисман» ҖЧҖ һәм ШЭ Махеев тарафыннан районның белем бирү учреждениеләренә гомуми бәясе 3,7 млн. сумлык ит китерелгән, ләкин продуктның сыйфатын раслый торган таныклыклар юк иде. 

Азык-төлек китергән өчен алдан түләү каралмаган муниципаль контрактларның шартларын бозып, 2016 елда район белем бирү учреждениеләренә азык продуктларын китерү өчен 800 мең сум аванс түләү башкарылган. 

Районның авыл җирлекләре территориясендә руда булмаган төзелеш материаллары табу буенча сигез законсыз карьер һәм каты көнкүреш калдыкларының дүрт законсыз чүплеге барлыгы ачыкланган.

Тикшерү нәтиҗәләре буенчабухгалтерлык исәбе һәм хисабын тупас бозу очраклары буенча Хисап палатасы инспекторлары районның өч учреждениесе җитәкчеләре һәм баш хисапчыларына административ хокук бозулар турында 6 беркетмә төзеде. 

Коллегия Яңа Чишмә муниципаль районы башлыгы адресына Хисап палатасы күрсәтмәсен юллау турында карар кабул итте. 

Тикшерү материаллары республиканың финанс министрлыгына, ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгына, Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча Идарәсенә, шулай ук Татарстан Прокуратурасына җибәрелә.


Документлар