29.08.2017

29 августта Алексей Демидов җитәкчелегендәге Татарстан Хисап палатасы Коллегиясе утырышында кадет гомуми белем бирү учреждениеләрендә патриотик һәм хәрби тәрбия бирүгә Татарстан Республикасы бюджеты чараларын нәтиҗәле куллану аудиты нәтиҗәләре каралды.

Аудит барышында республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан финанслана торган барлык 15 кадет гомуми белем бирү мәктәп-интернатлары да тикшерелде. 

2015-2016 еллар өчен учреждениеләрне финанслау, башка максатлар өчен субсидияләрне дә кертеп, 945 млн. сум тәшкил итте. 74,7 млн. сумлык бозулар ачыкланды. Тикшерү нәтиҗәләре буенча ачыкланган бозулар күләменең 80 проценты юкка чыгарылырга тиеш. Бухгалтерлык исәбен алып баруны һәм касса операцияләрен алып бару кагыйдәләрен тупас бозу очраклары буенча Актаныш, Болгар, Васильево, Кама Тамагы, Минзәлә, Чирмешән кадет мәктәпләренең директорлары һәм баш хисапчыларына карата административ хокук бозулар турында 24 беркетмә төзелде. 

Аудитор Илнур Мөбарәков билгеләп үткәнчә, кайбер кадет мәктәпләрендә биналар белем бирү таләпләренә туры килми. Аерым учреждениеләргә капиталь яисә агымдагы ремонт кирәк. Мәсәлән, Болгар кадет мәктәбендәге биналарда урыны-урыны белән идәннәр ачылган, тәрәзәләрдә өлешчә пыялалар ватылган, киптерү бүлмәсендәге стеналар күгәрек белән капланган. 

Шул ук Болгар мәктәбендә бер кабинетта химия, биология, география дәресләре үткәрелә. Кама Тамагы интернатында спорт тренажерлары укытучылар бүлмәсендә тора. 

Васильево һәм Тәтеш интернатларында тәрбияләнүчеләр аерым предметлар буенча дәреслекләр белән тәэмин ителмәгән яисә 15 еллык дәреслекләр белән шөгыльләнә. Әсбапларның федераль дәүләт белем бирү стандартларына туры килмәгән очраклары да ачыкланды. Мәсәлән, Минзәлә кадет мәктәбендә 7 нче сыйныфта алгебра һәм рус теле буенча 2000 елда чыккан дәреслекләр кулланыла. 

Дәреслекләр белән беррәттән формалы киемнәр дә җитешми. Шулай, Чистай мәктәбендә парад кадет формасы белән тәэмин ителеш нормага карата 57% тәшкил итсә, камуфляж костюмнары белән – 46%. Татарстан кадет корпусында кышкы аяк киеме укучыларның өчтән беренә генә бирелгән. 

Чирмешән, Кама Тамагы һәм Болгар мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләр торак мәйданының билгеләнгән нормативларына (бер кешегә 4 кв.м) туры килмәгән бүлмәләрдә урнашкан. Ә Казан мәктәбендә 42,3 кв. метрлы бүлмәдә 14 кадет яши. 

Аудитор сүзләренә караганда, булачак офицерлар тарлыкта яшәп кенә калмый, аларның туклануы да бик начар. Тәрбияләнүчеләр рационында күп очракта балык, яшелчә, җиләк-җимеш, йомырка, сөт продуктлары, сыр, эремчек җитешми. Мәсәлән, Васильево кадет мәктәбендә балык һәм кош ите белән тәэмин итү дәрәҗәсе нормативка карата 30% тәшкил итә. 

– Тикшерү тарафыннан бер үк исемдәге азык-төлек продуктларын сатып алганда бәяләрнең төрле мәктәпләрдә сизелерлек аерылганлыгы ачыкланды, – дип хәбәр итте алга таба И.Мөбарәков. – Мәсәлән, Васильево кадет мәктәбендә карабодай бер килограммы 27,5 сумнан сатып алынса, Минзәләдә бер килограмм ярма 66,6 сумга төшкән. 

Дәүләт милке белән идарә итү һәм аннан куллану өлкәсендәге бозулар 12,8 млн. сум тәшкил итте, шул исәптән 7 млн. сумнан артыгы – кирәк булмаган милек бәясе. Учреждениеләр балансында кирәк дип табылмаган товар-матди әйберләр дә тора. Мәсәлән, Кама Тамагы мәктәбендә комплекты 1 млн. сумлык физика кабинеты инде өч елдан артык вакыт дәвамында үз билгеләнеше буенча кулланылмый. Ә Казан кадет мәктәбенең медицина пунктында физиотерапия процедуралары өчен аппарат махсус җиһазландырылган бина һәм махсус укытылган медицина персоналы булмауга бәйле рәвештә 5 елдан артык вакыт дәвамында эшсез басып тора. 

Тикшерү күрсәткәнчә, кайбер учреждениеләр җитәкчелеге республиканың Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы белән килештермичә торып үз транспорт чараларын башка оешмаларга куллануга тапшырган. Мәсәлән, Васильево кадет мәктәбенең 2,4 млн. сумлык Ситроен Jumper автомобиле «Җиденче шәхси автотранспорт берләшмәсе» ҖЧҖ тарафыннан эксплуатацияләнгән.

– Әле күптән түгел генә Хисап палатасы тарафыннан коррекцияләү мәктәбендә үткәрелгән тикшерү турында хәбәр иттек, анда да шундый авыр хәл иде. Биредә дә, күргәнебезчә, хәлләр бик яхшыдан түгел, – дип, аудитор чыгышына карата үз фикерен әйтте Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча Идарәсе башлыгы Марс Бәдретдинов. 

– Әлеге кадет мәктәпләренең матди хәле якын киләчәктәге эш буласына ышанасы килә, һәм әлеге тикшерү аша без республиканың Дәүләт Советы һәм Министрлар Кабинетының игътибарын җәлеп итәсебез килә, – дип ассызыклады алга таба Хисап палатасы Рәисе Алексей Демидов. Һәм, мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәммәтовка мөрәҗәгать итеп, шуны өстәде: «Министрлыкның эчке тикшерүе бик йомшак булган, әлеге мәсьәлә буенча тәртип урнаштырыгыз. Без аны контрольда тотачакбыз».

Нәтиҗәлелек аудиты нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгына Хисап палатасы күрсәтмәсе юлланды. Тиешле мәгълүмат республиканың Дәүләт Советына һәм Министрлар Кабинетына җибәрелде. 

Дәүләт ихтыяҗы өчен заказлар урнаштыру турындагы федераль законны бозу билгеләре булган очраклар буенча тикшерү материаллары Татарстан Республикасы Финанс министрлыгына, ә чаралар күрү кирәклеге турындагы мәсьәләләрне чишү өчен – Прокуратурага һәм Россия Кулланучылар күзәтчелегенең ТР буенча Идарәсенә җибәрелде. 


Документлар