23.08.2017

23 августта аудитор Илнур Мөбарәков һәм Татарстан Хисап палатасының структур бүлекчәләре җитәкчеләре РФ Хисап палатасы каршындагы Тикшерү-хисап органнары Советының методология буенча комиссиясенең видеоконференция рәвешендә узган утырышында катнашты.

Мәскәүнең ТХП Рәисе урынбасары Вячеслав Литвинцев тышкы дәүләт аудиты (тикшерүе) барышында ачыкланган бозулар Классификаторы нигезендә тикшерү-хисап органнары эшчәнлеге нәтиҗәләрен 2016 ел өчен хисапларда чагылдыру гамәлиятенә карата гомумиләштерелгән анализны тәкъдим итте. Анализ Россия Федерациясенең 84 субъекты тикшерү-хисап органнары тарафыннан бирелгән мәгълүматларга нигезләнеп әзерләнгән. 

Классификатор күпчелек ТХО тарафыннан гамәлгә кертелгәнлеге һәм практикада, шул исәптән бозулар классификацияләүгә шәхси якын килү юлларын куллану белән параллель рәвештә кулланылганы уңай нәтиҗә буларак билгеләп үтелде. 

Вячеслав Литвинцев шулай ук «башка төр» классификацияләнмәгән бозулар һәм җитешсезлекләрнең зур күләмдә булуына игътибар бирде. Алар сан һәм күләм ягыннан Классификатор тарафыннан классификацияләнгән бозуларның гомуми күләменә тигез, ә кайбер очракларда аннан да күбрәк булган.

Моннан тыш, ачыкланган бозулар күләмен сан һәм бәя кую өлкәсендә арттыру, шулай ук ресурсларны нәтиҗәсез куллану һәм чыгымнарны максаттан тыш классификацияләү барышында берлек булмау очракларын «бозулар»га кертеп күрсәтү тенденциясе булуга басым ясалды. 

Методология мәсьәләре буенча Совет Комиссиясе тарафыннан Россия Федерациясе Хисап палатасы каршындагы ТХО Советының сентябрь аендагы Президиумында практиканы анализлауның йомгаклау мәгълүматын тәкъдим итү турында карар кабул ителде. Шул ук вакытта Комиссия үзе тышкы дәүләт аудиты (тикшерүе) барышында ачыкланган бозулар Классификаторын муниципаль ТХО тарафыннан куллануның шундый ук гамәли эшчәнлегенә карата анализ үткәрү белән шөгыльләнергә планлаштыра. 

Методология мәсьәләләре буенча Советның Комиссия Рәисе, Мәскәү өлкәсе ТХП Рәисе Татьяна Крикунова Россия Федерациясе субъектларының тикшерү-хисап органнары тарафыннан 2016 ел өчен региональ ТХО эшчәнлекләре нәтиҗәләре буенча ресурсларны нәтиҗәсез куллану фактларын классификацияләү (типовой мисалларны туплау) буенча эшләнгән практика турында хәбәр җиткерде. 

Аның сүзләренчә, РФ субъектларының ТХО эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча ресурсларны нәтиҗәсез куллануның шактый санда һәм күләмдә булуы ачыкланган. Шул ук вакытта, ресурсларны куллануның нәтиҗәлелеген яисә нәтиҗәсезлеген бәяләүгә, шулай ук әлеге фактларның санын исәпкә алуга карата төрле ысуллар кулланыла.

Россия Федерациясе субъектларының тикшерү-хисап органнары тарафыннан ресурсларны нәтиҗәсез куллануга кертелгән 894 очракның 293е (33%ы), Методология мәсьәләләре буенча Комиссиянең эшче төркеме фикеренчә, Бозулар классификаторында урын алган федераль законнарны бозу билгеләренә ия.

Татарстан Хисап палатасы РФ субъектларының 37 ТХО белән беррәттән комиссиягә үз күрсәтмә һәм тәкъдимнәрен кертте.

Гомумиләштерү нәтиҗәләре буенча РФ субъектлары ТХОның тышкы финанс тикшерүе (аудиты) барышында ресурсларны нәтиҗәсез куллану очракларын ачыклау тәҗрибәсе өйрәнелде, әлеге фактларның типовой үрнәкләре тупланды һәм системага салынды һәм Комиссиянең эшче төркеме тарафынннан тышкы дәүләт аудиты (тикшерүе) барышында ачыклана торган ресурсларны нәтиҗәсез куллану очраклары өчен Классификатор проекты әзерләнде. 

Хәзерге вакытта тышкы дәүләт (муниципаль) аудит (тикшерүе) барышында ачыклана торган Ресурсларны нәтиҗәсез куллануның типовой үрнәкләре (очраклары) исемлеге проекты 7 төркем һәм очракларның 69 төреннән тора. 

Фикер алышуны йомгаклап, шулай ук Россия Федерациясе субъектларының тикшерү-хисап органнарының ресурсларны нәтиҗәсез куллану очракларын классификацияләү (типовой үрнәкләрен туплау) тәҗрибәсен гомумиләштерү нәтиҗәләрен сентябрьдә ТХО Советы Президиумында карауга чыгарырга карар кылынды. 


Документлар