15.08.2017

15 августта Казанга эшлекле сәфәре кысаларында Хисап палатасына Россия Федерациясе Федераль Җыенының икътисадый сәясәт буенча Федерацияләр Советы Комитеты Рәисе урынбасары Сергей Шатиров килде.

Очрашу барышында Россия Хөкүмәтенең Югары палатасы вәкиле һәм Хисап палатасы Рәисе Алексей Демидов тышкы дәүләт финанс тикшерүенең актуаль мәсьәләләре буенча фикер алышты. С.Шатиров Татарстанның дәүләт аудиты буенча югары органының төп вәкаләтләрне тормышка ашыру буенча уңай тәҗрибәсен һәм һөнәри җәмгыятьтә казанган абруен билгеләп үтте. Кунак шулай ук республика Хисап палатасы эшчәнлегенең төп юнәлешләре, оешманың төзелү һәм үсеш этаплары белән танышты.

Документлар