20.07.2017

20 июльдә Хисап палатасы Коллегиясендә 2011-2015, 2015-2020 елларга исәпләнгән «Торак» федераль максатчан программасының «Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» подпрограммасы чараларын тормышка ашыруга юнәлдерелгән бюджет чараларын 2014-2016 елларда куллануның хокук ягыннан урынлы булуын тикшерү нәтиҗәләре тәкъдим ителде.

Үз чыгышында аудитор Илнур Мөбарәков Программада катнашучылар булып республиканың Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт Торак Фонды, муниципаль берәмлекләр, банклар һәм яшь гаиләләр торуын билгеләп алды. 2014-2016 еллар өчен Программаны бюджет тарафыннан финанслау күләме 186,1 млн. сум, шул исәптән федераль бюджет чаралары – 21%, Татарстан Республикасы бюджеты чаралары 79% тәшкил итте. 

Министрлыкның җирле үзидарә органнары мәгълүматлары буенча төзелгән җыелма исемлегендә 2014 елда торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ буларак танылган 1 853 яшь гаилә, 2015 елда – 1800 гаилә, 2016 елда 2021 гаилә бар иде. 

Документлар пакетын тулысынча тәкъдим итмәү сәбәпле, чынбарлыкта  торак шартларын яхшырту буенча исәптә торган яшь гаиләләр булуга карамастан, республиканың 33 районында Программаны тормышка ашыруга чаралар бүлеп бирелмәгән. 

Тикшерелә торган чорда Программада 12 муниципаль берәмлек катнашты. Финанслауның иң зур күләмен Казан – 43% һәм Яр Чаллы шәһәрләре (24%) алды.

2014 елда – 67 гаиләгә; 2015 елда – 70 гаиләгә; 2016 елда – 81 гаиләгә социаль түләүләр башкарылган, тикшерү барган вакытка шулар арасындагы 77 яшь гаилә фатир алмаган иде әле. 

Торак өчен яшь гаилә тарафыннан акча түләү һәм йортларны чынбарлыкта куллануга тапшыру арасындагы аерымлык Программаны үз факытында үтәүгә ярдәм итми. Шул ук вакытта Программа тарафыннан чараларны республика районнары арасында бүлү муниципаль берәмлектәге торак булудан чыгып башкарылырга тиеш. 

Коллегия Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгына – ачыкланган бозуларны юкка чыгару өчен Күрсәтмә, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт Торак фондына мәгълүмати хат юллады. Тикшерү материаллары Татарстан Республикасы Прокуратурасына җибәрелә. 


Документлар