20.07.2017

20 июльдә Татарстан Хисап палатасы Коллегиясе утырышында «2014-2020 елларда музейлар эшен үстерү» Программасы буенча 2015-2015 елларда һәм 2017 елның узып киткән чорында Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгына бүлеп бирелгән бюджет чараларын куллануны тикшерү нәтиҗәләре каралды.

Аудитор Сергей Колодников хәбәр иткәнчә, тикшерү узган аерым учреждениеләрдә кулланылмый торган биналар һәм корылмаларны хуҗалык әйләнешенә җәлеп итү буенча үз вакытында һәм эшлекле чаралар күрелмәгән, ә аларны алга таба куллану мөмкин булмаган очракта ликвид булмаган активларны гамәлдән чыгару буенча тиешле чаралар күрелмәгән. 

Шулай ук башка төп чараларны һәм озак вакыт дәвамында учреждениеләр балансында торган һәм яңа гына сатып алынган товар һәм башка матди кыйммәтләрне нәтиҗәсез куллануның аерым очраклары ачыкланды.  

Тикшерү чарасы нәтиҗәләре буенча бухгалтерлык исәбе һәм хисаплылыгын алып барганда җибәрелгән ачыкланган җитди бозу очраклары буенча административ хокук бозулар буенча 6 беркетмә (Милли музей, Сынлы сәнгать музее һәм Г.Тукай исемендәге Әдәби-мемориаль музей комплексы җитәкчеләренә һәм баш хисапчыларына) төзелде.  

Коллегия тарафыннан ачыкланган бозуларны юкка чыгару турында Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгына – Күрсәтмә, Финанс министрлыгына, Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгына тикшерү материалларын юллау турында карар кабул ителде. 

Шулай ук тикшерү материаллары билгеләнгән тәртип буенча Татарстан Республикасы Прокуратурасына җибәрелә.



Документлар