15.07.2017

Республика Хисап палатасына нигез салынуның чираттагы бәйрәмен аның коллективы 15 июльдә Татарстанның үзәк районнарына автобус эксурсиясе белән билгеләп үтте.

Тарихи урыннар белән танышу сәяхәте Чистайдан – сәүдәгәрләр чорыннан калган биналарга (аның тәрәзәләре, балконнары, өй алларының уеп ясалган өлешләре, чүкеп ясалган шикмәләре генә ни тора!) бай булган уңайлы һәм матур шәһәрдән башланды. 

Чистай тагын күп кенә күренекле шәхесләр – химик Александр Бутлеров, тарихчы Николай Лихачев, композитор София Гөбәйдуллинаның ватаны да. Сугыш елларында Чистай СССР Язучылар союзы әгъзалары булган  Александр Фадеев, Леонид Леонов, Борис Пастернак һәм башкалар өчен икенче йортка әйләнгән. Чистай буенча эчтәлекле экскурсиянең югары ноктасы булып бүгенге көндә шәһәрнең истәлекле урыны саналган Борис Пастернак мемориаль музее торды. 

Аннан соң коллектив Алексеевск районына таба юл алды һәм Биләр дәүләт тарихи-археология һәм табигый музей-тыюлыгында, Биләр шәһәрлегендә һәм борынгы Хуҗалар тавы итәгендә урнашкан Изгеләр чишмәсендә булды.

Сәяхәт азагында хезмәткәрләр Урта Девятово авылында тукталды. Биредә алар ел саен үткәрелә торган «Чишмә көне»ндә катнашты. Хисап палатасыннан килгән кунаклар авыл хезмәтчәннәренең дустанә рәтенә басты һәм халык күңел ачулары, концерт, дискотека һәм су фонарчыклары җибәрүне үз эченә алган чараларда катнашты.


Документлар