07.07.2017

7 июльдә Татарстан Хисап палатасында Вьетнам Социалистик Республикасы Хөкүмәтенең Тикшерү идарәсе делегациясен каршы алдылар. Алар Казанга Россиягә рәсми визит кысаларында коррупциягә каршы эшне оештыру буенча республика тәҗрибәсе белән танышу өчен килде.

Эшлекле очрашу барышында Хисап палатасы Рәисе Алексей Демидов Вьетнамнан килгән кунакларга һәм Россия Федерациясе Президенты Администрациясе вәкилләренә Татарстанның тышкы дәүләт финанс тикшерүе югары органының коррупциягә каршы тору буенча эштә катнашу төрләре турында сөйләде. 

Хисап палатасы Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы мәсьәләләр идарәсе тарафыннан үткәрелә торган комплекслы тикшерү чараларында катнаша, диде А.Демидов. Аның хезмәткәрләре эксперт төркемнәре составында соңгы 4 ел эчендә муниципаль берәмлекләрдә, төрле учреждениеләрдә һәм оешмаларда оештырылган 49 тикшерүдә катнашты. Ә Хисап палатасы тикшерү материаллары Татарстан Республикасында Коррупциягә каршы тору буенча эшне координацияләү буенча Комиссия утырышларында даими рәвештә карала һәм алга таба оештыру һәм кисәтү характерындагы идарә карарларын кабул итүгә нигез булып тора. 

– Комиссия тарафыннан 2017 елда кабул ителгән карар нигезендә безнең тарафтан бюджет чараларын сарыф итү турында карар кабул итүче вазыйфаи затларның шәхсән кызыксынучанлыгы, бәйлелеге (аффилирлыгы) очракларын ачыклау буенча методик рекомендацияләр эшләнде, – дип ассызыклады Хисап палатасы Рәисе. 

Ул шулай ук Татарстан Хисап палатасының чит илләрдәге тикшерү-хисап органнары белән үзара хезмәттәшлекне үстерү һәм ныгытуга зур игътибар бирә, ул нәтиҗәлелек аудитын үткәрү, хезмәттәшләр белән тәҗрибә, норматив һәм методик материаллар уртаклашу буенча проектларда тормышка ашырыла. Хисап палатасы хезмәткәрләре Канада, Бөекбритания, Сингапур тышкы финанс тикшерүе органнарында стажировка узды. Хисап палатасы 10 ел дәвамында Европаның тышкы финанс тикшерүе региональ органнары ассоциациясе (ЕВРОРАИ) составына керә. 

2015 елдан Вьетнам һәм Татарстан тышкы дәүләт финанс тикшерүенең югары органнары арасында тәҗрибә уртаклашу буенча хезмәттәшлек башланды. 

– Безнең вәкилләр Мәскәүдә Вьетнам Социалистик Республикасы Дәүләт аудиты идарәсеннән килгән хезмәттәшләр өчен бюджет чараларын нәтиҗәле куллануга аудит үткәрү мәсьәләләре буенча квалификация күтәрү курсларында катнашты, аннары Вьетнамның ике шәһәрендә – Ханой һәм Хошиминда лекцияләр белән чыгыш ясадылар. Татарстан Хисап палатасының гамәли эшләнмәләре чит илдәге хезмәттәшләребездә кызыксыну уятканга шатбыз һәм һөнәри диалогның дәвам итүенә ышанабыз, – диде Алексей Демидов. 

– Шундый кыска вакыт эчендә Татарстан Хисап палатасы тарафыннан төрле юнәлешләрдә шундый зур эш башкаруына исебез китте, бөтенроссия һәм халыкара хезмәттәшлеккә зур игътибар бирелә, – диде Татарстан Республикасы Хисап палатасы презентациясеннән соң, Вьетнам делегациясе җитәкчесе, Вьетнам Хөкүмәтенең Тикшерү идарәсе җитәкчесе урынбасары Нго Ван Кхан. 

Ул үз илендә коррупция күренешләре белән көрәшү буенча эшнең, шулай ук гражданнар мөрәҗәгате һәм жалобалары белән эшләүнең ничек төзелүе турында сөйләде. Шул ук вакытта Нго Ван Кхан Хөкүмәт Тикшерү идарәсенең киң вәкаләткә ия булган Вьетнам Дәүләт аудиты идарәсе белән тыгыз хезмәттәшлек итүен билгеләп үтте. Бу исә ахыр чиктә уңай нәтиҗәләргә китерә. «Россиядә дә, Вьетнамда да коррупциягә каршы торуга зур игътибар бирелү шатландыра, бу өлкәдәге эшчәнлеккә карата сезнең дә, безнең дә карашларыбыз шактый бертөрле», – дип ассызыклады ул.

Нго Ван Кхан сүзләренә караганда, бүгенге көндә Тикшерү идарәсенең төп бурычларының берсе булып коррупциягә каршы тору турында закон проектын эшләп чыгару тора. Һәм алар өчен әлеге өлкәдәге һәр тәҗрибә мөһим. 

– Без Көньяк Корея Тикшерү-хисап палатасы белән үзара хезмәттәшлекне җайга салдык. Россия Федерациясе Президентының Коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча Идарәсе белән хезмәттәшлегебез елдан-ел тирәнрәк һәм төрлеяклырак була бара. Һәм хәзер без региональ дәрәҗәдәге, Татарстандагы эш тәҗрибәсе белән таныштык, – дип нәтиҗә ясады Нго Ван Кхан, Алексей Демидовга җылы кабул итү өчен рәхмәт әйтеп.

Эшлекле очрашуда шулай ук Россия Федерациясе Президенты каршындагы Коррупциягә каршы тору Советы эшчәнлеген тәэмин итү департаменты һәм аның Россия Федерациясе Президентының Коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча Идарәсендәге президиумы башлыгы Михаил Баранчук, Россия Федерациясе Президентының Коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча Идарәсен оештыру-аналитика ягыннан тәэмин итү департаменты башлыгы урынбасары Елена Подолько һәм Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарәсе башлыгы урынбасары Иван Гущин катнашты.


Документлар