06.07.2017

6 июльдә Россия Федерациясе Хисап палатасы һәм Россия Федерациясе тикшерү-хисап органнары порталында видеоконференция форматында уку-укыту семинары узды. Анда Татарстан Хисап палатасы аудиторы Сергей Колодников һәм ТР Хисап палатасының структур бүлекчәләре җитәкчеләре катнашты.

Семинар «2016 елда һәм 2017 елның узган чорында Россия Федерациясе субъектлары бюджетларына федераль бюджеттан савыктыру кампаниясен үткәрү (шул исәптән авыр тормыш хәлендә булган балаларның ялын һәм сәламәтләндерүен оештырган чакта) буенча чараларны тормышка ашыруга бүлеп бирелгән субсидияләрне (башка төр бюджетара трансфертларны) максатчан һәм нәтиҗәле куллану өлкәсендә балалар ялын һәм сәламәтләндерүен оештыру өлкәсендә Россия Президенты йөкләмәләрен үтәүне һәм дәүләт сәясәтен камилләштерү мәсьәләләре буенча Россия Федерациясе законнарын истә тотып эш итүне тикшерү» дип аталган контроль чарасына әзерлеккә бәйле рәвештә оештырылды. 

Тикшерү җитәкчесе, Россия Хисап палатасы аудиторы В.Катренко чыгыш ясады. Тикшерү чарасында Тыва Республикасы, Архангельск һәм Брянск өлкәләренең тикшерү-хисап органнары катнашыр дип көтелә.

Документлар