23.06.2017

22 июньдә V чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 29 нчы утырышында «2016 ел өчен Татарстан Республикасы бюджеты үтәлеше турында» закон кабул ителде.

Республика Хисап палатасы тарафыннан үткәрелгән 2016 елда Татарстан Республикасының бюджет үтәлеше турында Хисапның тышкы яктан тикшерү нәтиҗәләре турында доклад белән  ТР Хисап палатасы Рәисе Алексей Демидов чыгыш ясады.  

Аның сүзләре буенча, бюджет чыгымнарының шактый күләме – 34 проценттан артыгы – дүртенче кварталда тотылган. 2015 елда әлеге күрсәткеч 28 процент тәшкил иткән иде. «Бюджетның ритмлы, тигез үтәлешен тәэмин итү буенча Министрлар Кабинеты уздыра торган эш нәтиҗәсез чыгымнар тоту куркынычын юкка чыгару, чараларны вакытында үзләштерүгә ярдәм итәргә тиеш», – дип ассызыклады А.Демидов.

Ул шулай ук депутатларның игътибарын 697 млн. сум күләмендәге бюджет билгеләнешләренең үтәлмәвенә юнәлтте, бу ел саен әлеге күрсәткечкә тәэсир итүче объектив факторлар белән бәйле, бу: подрядчыларның 330 млн. сумлык башкарылган хезмәтләр буенча актлар тапшырмавы, дәүләт ярдәме чараларын алучыларның чынбарлыкта килеп туган саны – 205 млн. сумнан артык чарага ихтыяҗ булмаган, конкурс процедураларын үткәрү нәтиҗәләре буенча экономия 130 млн. сумнан артык тәшкил итте. Өстәвенә, 2015 елда файдаланылмаган ассигнованиеләрнең күләме ике тапкыр диярлек артык – 1214 млн.сум булган. 

Хисап палатасы Татарстан Республикасы дәүләт программаларын тормышка ашыру барышы мәсьәләләренә аерым игътибар бирде. Уздырылган мониторинглар нәтиҗәләре буенча республика Министрлар Кабинетына нәтиҗәләргә йогынты ясый торган системалы куркынычлар турында мәгълүмат бирелде.

– Хөкүмәт тарафыннан билгеле бер адымнар кабул ителә, – дип сүзен дәвам итте Хисап палатасы Рәисе. – Шуның белән бергә әлеге юнәлештәге проблемаларның бик тирән (масштаблы) характерда булуын һәм күбесенчә федераль дәрәҗәдә кабул ителә торган карарларга бәйле булуын тану кирәк. 

А.Демидов сүзләренчә, бүген дәүләт программалары белән идарә итү механизмын яңадан карау мәсьәләсе буенча актив дискуссия алып барыла. Күптән түгел булып узган Петербург икътисадый форумында панель дискуссия кысаларында әлеге мәсьәлә Дәүләт Думасының Бюджет һәм салымнар буенча комитеты Рәисе, Россия Хисап палатасы Рәисе, Россия Федерациясе Финанс министры катнашында тикшерелде. Проблемалар арасында администрацияләүнең катлаулылыгы, программаларның максатчан күрсәткечләренең артык булуы билгеләп үтелде. Мисал өчен, 39 федераль программада 2440 индикатор расланган. 

– Татьяна Голикова Россия Федерациясе дәүләт программаларын тормышка ашыру бюджет чараларын файдалануның нәтиҗәлелеген күтәрүгә китермәде дип саный. Дәүләт программалары идарә итү күзлегеннән караганда зур һәм катлаулы һәм үз бурычларын үтәмиләр. Ул шулай ук җитди оптимальләштерүнең – программа форматында тормышка ашырыла торган дәүләт сәясәтенең 4-5 стратегик юнәлешенә кадәр зарурлыгы фикерен дә әйтте, бу фикерне Россия финанс министры да хуплады, әлеге юнәлештә уңай нәтиҗә бирергә тиешле әһәмиятле үзгәрешләр көтә дип фараз ясады ул, – дип билгеләп үтте алга таба А.Демидов.  

Тулаем алганда, докладта яңгыраганча, еллык бюджет хисабы буенча, алдагы вакыт аралыклары белән чагыштырганда, аны формалаштыруның югары сыйфаты күзәтелә. Бюджет йөкләмәләре төп кулланучылар тарафыннан төшерелгән лимит чикләрендә кабул ителә. Хисап палатасы дебитор һәм кредит бурычларының нигезле булуын раслый. 

2016 ел өчен Татарстан Республикасының бюджет үтәлеше турында еллык хисабы беренче укылышта һәм тулысынча керемнәр буенча – 220 млрд. 238 млн. 182 мең 600 сум күләмендә, чыгымнар буенча 222 млрд. 230 млн. 148 мең 200 сум күләмендә кабул ителде. 


Документлар