23.06.2017

22 июньдә бишенче чакырылыш республика Дәүләт Советының XXIX утырышында Татарстан Республикасы Хисап палатасының 2016 елдагы эше турында хисап белән аның Рәисе Алексей Демидов чыгыш ясады.

Аңа кадәр депутатларның Хисап палатасы Хисабын Бюджет, салымнар һәм финанслар буенча парламент комитеты утырышында тикшерү мөмкинлеге бар иде. 

Хисап палатасы Рәисенең докладында һәм аның алдыннан күрсәтелгән видеофильмда 2016 елда республика тышкы финанс тикшерүе органы каршында торган бурычлар кысасында тормышка ашырылган тикшерү һәм эксперт-аналитика эшенең төп нәтиҗәләре чагылыш тапты.

Хисап палатасының хисап вакыт аралыгындагы эшчәнлеге бюджет процессының барлык стадияләрендә дә тикшерүне тәэмин итүгә, дәүләт идарәсенең нәтиҗәлелеген күтәрү буенча хакимият органнары белән берлектә эшкә юнәлтелгән иде. 

Алексей Демидов хәбәр иткәнчә, Хисап палатасы тарафыннан 4 аудит үткәрелә, аларның йомгаклары буенча республика Президенты тарафыннан  Хөкүмәткә йөкләмәләр бирелә, Хисап палатасы тәкъдимнәре Министрлар Кабинетына һәм тармак министрлыкларына юллана. 

Һәр тикшерү нәтиҗәләре буенча гаепле затларга карата җаваплылыкка тарту буенча законнарда каралган чаралар күрелә. 2016 елның аерылып тора торган билгесе – законнарда үзгәрешләр белән бәйле рәвештә Хисап палатасы үзенең вәкаләтләрен административ хокук бозуларның инде 27 составы буенча тормышка ашыра, төзелгән беркетмәләр санының шактый ук артуы әлеге юнәлештә принципиаль, ышанычлы эш алып барылуын раслый. 

Хисап палатасы инспекторлары тарафыннан административ хокук бозулар турында 115 беркетмә төзелгән, алар буенча мировой судьялар 44 вазыйфаи һәм юридик затны штраф рәвешендәге җаваплылыкка тарткан. 

Административ һәм дисциплинар җаваплылыкка барлыгы 118 вазыйфаи һәм юридик зат тартылган, шул исәптән 6 кеше биләгән вазыйфаларыннан азат ителгән. 5 җинаять эше кузгатылган. 

– Парламент депутатлары ачыклана торган бозулар һәм аларны бюджет процессында катнашучыларның алдагы эшчәнлегеннән чыгару буенча нәтиҗәле чаралар кабул итүнең зарурилыгына аерым игътибар итәләр, – дип сүзене дәвам итте А.Демидов. – 2016 елда барлык дәрәҗәләрдәге бюджетларга 1 млрд. 363 млн. сумнан артык күләмендә чаралар яңадан кайтарылды һәм чаралар күрелде. Бу ачыкланган бозулар күләменә карата – 87%. 

Ул шулай ук Хисап палатасы бурычларыннан берсе булып тикшерү чаралары йомгакларына, ачыкланган бозулар һәм кимчелекләрнең сәбәпләренә һәм нәтиҗәләренә анализ торуын да билгеләп үтте. Бу бозу, нәтиҗәсез эшчәнлек, җинаятьчел үзләштерергә маташу  куркынычы янаган юнәлешләрдә кире тенденцияләргә каршы тору системасының иң мөһим элементы. Даими игътибар үзәгендә тикшерелгән оешмалар тарафыннан чаралар кабул итүнең тулылыгы һәм үз вакытында булуы тора. 

Хисап палатасы закон тарафыннан куелган вәкаләтләрен тормышка ашыра – бозуларны ачыклый һәм терки, күрсәтмәләр кертә, беркетмәләр төзи. «Без шулай ук финанс-бюджет өлкәсендә бозуларны кисәтү буенча да максатчан эшлибез, типик һәм системалы кимчелекләргә анализ ясыйбыз, республика Хөкүмәтенә мәгълүмат бирәбез. Алга таба тиешле идарә караларын кабул итү булырга тиеш», – дип ассызыклады Хисап палатасы Рәисе. 

Хисап палатасы эшендә Татарстан Республикасында Дәүләт финанс тикшерүе мәсьәләләре буенча Ведомтвоара координацияләү советы эшчәнлеген оештыру мөһим булып тора, аның утырышларында хисап елында бюджет процессының, җир ресурсларын файдалану, мөлкәт комплексы белән идарә итү, финанс тикшерүенең профилактик әһәмиятен арттыруның актуаль мәсьәләләре буенча шактый карар кабул ителде. Совет регуляр рәвештә республика территориясендә эшли торган барлык финанс тикшерү органнарының җыелма мәгълүматлары нигезендә Татарстан Республикасы Президентына финанс-бюджет дисциплинасы торышы турында мәгълүмат бирә. 

2016 елда «Татарстан Республикасында парламент тикшерүе турында» Законы кабул ителде, анда Хисап палатасы парламент тикшерүендә катнашучы буларак билгеләнә һәм әлеге юнәлештә Дәүләт Советы белән үзара хезмәттәшлек формалары күрсәтелә. «Шуңа бәйле рәвештә без законнар үтәлешенең социаль һәм икътисадый нәтиҗәләренә анализга, аларны закон булдыру эшчәнлеге процессында алга таба файдалану өчен эксперт бәяләмәләре әзерләүгә йөз тотабыз», – диде сүзен йомгаклап А.Демидов.

Чыгышын тәмамлап, ТР Хисап палатасы Рәисе депутатлар Х.Миргалимов, А.Прокофьев, М.Галиев, Т.Воропаева һәм Р.Ногманов сорауларына җавап бирде. 

– Хисап палатасы, бюджет чараларын максатчан һәм нәтиҗәле файдалануны тикшерергә вәкаләте булган институт буларак, бик актив эшли, бигрәк тә дәүләт программаларына акцент ясап, эксперт-аналитика эшчәнлеген көчәйтә, – Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин шундый бәя бирде. – Аның тикшерү нәтиҗәләренә таләпчән карарга, үз вакытында илтифат итәргә һәм чаралар күрергә кирәк, шул вакытта соңгы нәтиҗә дә яхшырак булыр дип саныйм. 


Документлар