22.06.2017

22 июньдә Россия Федерациясе Хисап палатасы һәм Россия Федерациясе тикшерү-хисап органнары порталында видеоконференция форматында өйрәтү семинары булды, анда Татарстан Хисап палатасы аудиторы Илнур Мөбарәков һәм ТР Хисап палатасы структур подразделениеләре җитәкчеләре катнашты.

Семинар «2015-2016 еллар һәм 2017 елның беренче яртыеллыгы өчен үтәлешләре хакимият органнары вәкаләтләренә караган һәм дәүләт учреждениеләренә дәүләт бурычлары белән билгеләнергә каралган эшләрне (хезмәтләрне) сатып алуга (Россия Федерциясе субъектлары тикшерү-хисап органнарыннан алынган мәгълүматны истә тотып) анализ һәм бәя» экперт-аналитика чарасына әзерләнүгә юнәлгән иде. Доклад белән Россия Хисап палатасының федераль милек әйләнеше, федераль бюджетның резерв фондлары чаралары өлкәсендә эксперт-аналитика һәм тикшерү эшчәнлеге һәм федераль контракт системасы эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген комплекслы анализлау департаменты башлыгы Наталья Бочарова чыгыш ясады. 

Видеоконференция барышында шулай ук Мәскәү шәһәре тикшерү-хисап палатасыннан мәгълүмат тыңланды.


Документлар