15.06.2017

14-15 июнь көннәрендә Ульяновскида МТХО Союзы төзелүнең 15 еллыгына багышланган Муниципаль тикшерү-хисап органнары союзы әгъзаларының Гомуми җыелышы (XVI Конференциясе) булып узды.

Конференция эшендә120 дән артык кеше катнашты.

ТР Тикшерү-хисап органнары советы рәисе Алексей Демидов җитәкләгән Татарстан Республикасы делегациясенә Татарстан Хисап палатасы вәкилләре һәм республиканың муниципаль ТХО 13 җитәкчесе керде.

Гомуми җыелышның уртак темасы «Тышкы муниципаль финанс тикшерүе системасы: нәтиҗәләр, үсеш перспективалары һәм Россия Федерациясе Хисап палатасы каршындагы ТХО Советы карарлары нигезендә һәм Россия Федерациясе Хисап палатасы Рәисе йөкләмәсе буенча өстенлекле бурычлар» дип расланган иде.

«Түгәрәк өстәл» режимында узган өч семинарда («Тышкы муниципаль финанс тикшерүенең актуаль мәсьәләләре: бозулар, кимчелекләр, куркынычлар классификациясе», «Сатып алулар өлкәсендә аудит» һәм «Муниципаль тышкы финанс тикшерүеның хокукый проблемалары») конференциядә катнашучылар тышкы муниципаль финанс тикшерүе өлкәсендә тәҗрибәләе белән уртаклаштылар.    

«Түгәрәк өстәл»ләрнең беренчесендә ТР Хисап палатасы аудиторы Азат Валиев чыгыш ясады, ул тикшерү эшчәнлегендә куркынычка ориентлашкан алымны куллану буенча Татарстан Республикасы тышкы финанс тикшерүе органының методик эшләнмәләре турында сөйләде. Өченче семинарда мәсәләләр буенча фикер алышуларда муниципаль ТХП җитәкчеләре М.Юмангулова (Түбән Кама районы), С.Павлов (Питрәч районы) һәм Т.Шливе (Яр Чаллы) катнашты.   

Дискуссияләр барышында Краснодар ТХП рәисе Л.Балашева Татарстан Республикасы Хисап палатасының тышкы финанс тикшерүен камилләштерүдә уңай тәҗрибәсен билгеләп үтте һәм хезмәттәшләренә ТР Хисап палатасы сайтында урнаштырылган методик документлар белән танышырга тәкъдим итте. МТХО Союзының җаваплы секретаре, Улан-Удэ ТХП рәисе О.Генералова хисап вакыт аралыгы эчендә муниципаль тикшерү-хисап органнарының иң ачык тикшерү чаралары арасында Әлмәт муниципаль районы Тикшерү-хисап палатасы уздырган «кечкенә сатып алулар»ны тормышка ашыру вакытында муниципаль учреждениеләрнең бюджет чараларын тотуның нәтиҗәлелегенә аудитны да атап узды.

Питрәч районы ТХП рәисе С.Павлов МТХО Союзы рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

2016 ел өчен МТХО Союзының эшенә нәтиҗә ясалды, аның Ревизия комиссиясенең 2016 елда эше турында хисап расланды. Федераль законнар үзгәрү сәбәпле Гомуми җыелыш РФ Хисап палатасы аудиторы В.Катренкога йөкләнгән МТХО Союзы рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату турында карар кабул ителде. Союзның яңа җитәкчесе итеп МТХО Союзы рәисе урынбасары, Сочи тикшерү-хисап палатасы Рәисе В.Астафьев сайланды. 

Шулай ук МТХО Союзы Президиумы утырышы да булып узды, аның эшендә МТХО Союзы Президиумы һәм Ревизия комиссиясе әгъзалары, кайбер Россия Федерациясе субъектларының тикшерү-хисап палаталары вәкилләре катнашты. Президиумның яңа составы сайланды.  

ФОТО

Документлар