14.06.2017

14 июньдә Ульяновск шәһәрендә «Россия Федерациясе субъектларында тикшерү-хисап органнары берләшмәләренең (советларының, ассоциацияләренең) эш тәҗрибәсе» темасына регионара «түгәрәк өстәле» булып узды.

Үз эшләре, ирешкән уңышлары, булган проблемалары һәм тышкы финанс тикшерүе муниципаль органнары белән үзара хезмәттәшлекләре турында Мәскәү шәһәре, Мәскәү, Волгоград, Чиләбе, Төмән һәм Ульяновск өлкәләренең, Ставрополь һәм Красноярск крайларының, Дагыстан и Татарстан республикаларының тикшерү-хисап палаталары җитәкчеләре сөйләде.

Үзенең чыгышында ТР Хисап палатасы Рәисе Алексей Демидов муниципаль хезмәттәшләре белән бергәләп эшләүләренең төп юнәлешләре һәм ирекле нигездә 43 муниципаль район һәм 2 шәһәр округының тикшерү-хисап палаталарын берләштергән 2007 елда булдырылган Татарстан Республикасы Тикшерү-хисап органнары советы кысаларында үзара хезмәттәшлек формалары турында тулы итеп сөйләде. Алар барысы да Россия Муниципаль тикшерү-хисап органнары союзына керәләр. Шуның өстенә Татарстан – муниципаль тикшерү-хисап органнарының 100 проценты да юридик зат хокукына ия булган Идел буе федераль округының бердәнбер регионы.

А.Демидов шулай ук Татарстан Республикасында муниципаль финанс тикшерүенең нәтиҗәлелеген күтәрүнең аерым резервларына да игътибар итте. Беренчедән, кадрлар составын ныгыту буенча эшне дәвам итәргә кирәк. «Кызганычка каршы, бер кешедән генә торган тикшерү-хисап палаталары бар. Әлеге муниципаль берәмлекләрдә, кагыйдә буларак, белгечләр килешүләр нигезендә җәлеп ителәләр», – диде ул.

Икенчедән, административ практиканы – саны буенча да, хокук бозулар составы буенча да – киңәйтү кирәк. Тикшерү-хисап органнарына административ хокук бозуларның 27 составы буенча беркетмә төзүгә вәкаләтләр бирелгән. Бүгенге көнгә әлеге вәкаләтләр 5 состав буенча тормышка ашырыла.  

Өченчедән, җир ресурслары һәм муниципаль милек белән идарә итүнең нәтиҗәлелеген тикшерүне көчәйтергә кирәк. 

ФОТО

 

Документлар