05.06.2017

ЕВРОРАИ Президенты, Луара Җире (Франция) Региональ Хисап палатасы Президенты Франсуа Монти Татарстан Республикасы Хисап палатасы Рәисе Алексей Демидов исеменә Казан шәһәрендә ЕВРОРАИ халыкара семинарын оештырган өчен рәхмәт хаты юллады.

Аерым алганда Ф.Монти әфәнде хатында болай диелә:

«ЕВРОРАИның Президенты буларак һәм Идарәче Комитет әгъзалары исеменнән Сез һәм Татарстан Республикасы Хисап палатасы хезмәткәрләре тарафыннан Казан шәһәренә килгән халыкара семинар катнашучыларына күрсәтелгән җылы кабул итү һәм кунакчыллык өчен иң эчкерсез рәхмәтебезне җиткерәм. Барлык катнашучылар да чараны шәп оештыруга шаккаттылар (семинарны гына түгел, ә тәкъдим ителгән экскурсия программасы да бик ошады).

Семинар катнашучыларга һөнәри тәҗрибә белән уртаклашып калмыйча, булган элемтәләрне ныгыту һәм яңаларын булдыру максаты белән шәхси очрашулар үткәрү өчен дә мөмкинлек бирде. Һәр очрашу дустанә һәм кунакчыллыкның җылы халәтендә узды. Өйгә кайткач та хис-кичерешләребездән арына алмадык, Сезнең тәҗрибәдән үзебез өчен сабак алдык. Казан шәһәрен һәм аның тирәсендәге авылларны һичшиксез онытмабыз.

Семинарда катнашучыларның Казанда булган вакытын уңышлы оештыру өчен тырышканыгыз өчен Сезгә һәм Сезнең командагызга бик зур рәхмәт белдерәм.

Сезнең белән яңа очрашуларны түземсезләнеп көтеп калам». 

ТР Хисап палатасы Рәисе һәм барлык коллектив исеменә чараны оештыруның югары дәрәҗәдә узганы, эшкә профессиональ яктан якын килгән, бай эчтәлекле һәм мавыктыргыч программа булдырган өчен рәхмәт сүзләрен шулай ук РФ субъектларының тикшерү-хисап органнары җитәкчеләре дә юллады. Аерым алганда, Владимир өлкәсе Хисап палатасы Рәисе Ирина Тулякова тәкъдим ителгән материаллар һәм хезмәттәшләрнең фикер алышу узган мәсьәләләр буенча эш тәҗрибәсе Россия Федерациясе субъектлары тикшерү-хисап органнарының гамәли эшчәнлегендә кулланылачагын билгеләп үтте.

Документлар