04.06.2017

1-3 июнь көннәрендә Санкт-Петербургта Петербург халыкара икътисадый форум узды. Анда Татарстан Республикасы Хисап палатасы Рәисе Алексей Демидов катнашты.

Россия Хисап палатасы каршындагы РФ Тикшерү-хисап органнары советы Президиумының башка әгъзалары белән бергә ул берничә панель сессиядә катнашты. Шундыйларның берсе –«Проектлы планлаштыру һәм бюджет процессында аның нәтиҗәлелеге» дип аталган сессиянең оештыручысы һәм модераторы булып Россия Федерациясе Хисап палатасы торды. Аның эшендә шулай ук Бразилия, Италия, Кытай, Норвегия, Польша, Россия, Сербия, Словакия, Төркия һәм Көньяк Африка Республикасыннан тышкы финанс тикшерүе органнары делегацияләре катнашты.

Эшлекле даирә аралашу һәм иң мөһим икътисадый мәсьәләләр турынд фикер алышу өчен алдынгы дөньяви мәйданчык кысаларында Россиядә нигезендә федераль бюджет формалаштыру яткан дәүләт программаларын тормышка ашыру, бюджет чараларын куллануның нәтиҗәлелеген арттыру турында сүз барды. 

РФ Хисап палатасы Рәисе Татьяна Голикова, аерым алганда, хәзерге дәүләт программалары институтыннан дәүләт белән идарә итүнең башка нәтиҗәлерәк механизмнарына күчүнең мөһим бурыч булып торуын ассызыклады. Федераль бюджетны бюджет чараларын куллануның өстенлекле юнәлешләре нигезендә формалаштырырга кирәк. 

Ул Россия Президенты тарафыннан эшләп чыгарырга йөкләнелгән структур үзгәртеп кору программаларын уңышлы рәвештә тормышка ашыруга нигез салу өчен инде 2018-2020 еллардагы социаль-икътисадый тармактагы пилот проектларда ук дәүләт белән идарә итүнең яңа механизмнарын куллануның максатка ярашлы булачагына игътибар итте. 


Документлар