03.06.2017

Балаларны халыкара яклау көне уңаеннан Татарстан Хисап палатасы хезмәткәрләре кабаттан Алексеевск районында урнашкан «Кайгырту» («Забота») балалар приютында тәрбияләнүчеләр янына барды.

Җәй җитү белән каникуллар башлана һәм балалар янына кунакка Хисап палатасыннан абый-апалар килә. «Кайгырту» балалары өчен әлеге сынамыш инде күп еллар буе эшләп килә. Бу юлы да шефка алучылар балалар өчен җырлар, биюләр башкару белән бергә интерактив уеннар һәм бәйгеләргә бай актив ял оештырды. Ә катнашучыларны исә мактау кәгазьләре, истәлекле һәм баллы бүләкләр көтеп торды. 

Аннары күңел ачу таягын артист-аниматорлар дәвам итте: Трольләр принцессасы булган Розочка һәм аның дусты Цветан балаларны күңелле биюләргә, мавыктыргыч уеннар һәм спорт эстафеталарына чакырды. Ә соңыннан балалар «учак янына җыелып» трольләрнең хисле хикәяләрен тыңлады.

Бәйрәм соңында балалрны тагын бер сюрприз көтә иде: очрашу истәлеге итеп, аларга аквагрим буенча остаханәдә катнашырга тәкъдим ясадылар. Һәм сабыйлар төрле әкияти геройларга һәм җәнлекләргә әверелер өчен бик теләп битләренә рәсем ясатты. Аннан соң бергәләп фотога төшү оештырылды. 


Документлар