31.05.2017

Татарстан Хисап палатасы хезмәткәрләре Россия Хисап палатасы һәм РФ тикшерү-хисап органнары порталында видеоконференция рәвешендә узган ике уку-укыту семинарында катнашты.

РФ Хисап палатасы аудиторы Б.-Ж.Җамбалнимбуев катнашында «2014-2016 елларда һәм 2017 елның узган чорында Ерак Көнчыгыш федераль округы территориясендә су ресурслары белән идарә итүнең комплекслы системасын оештыру һәм гамәлдә тотуга һәм Россия Федерациясенең Су стратегиясе бурычларын үтәүгә юнәлдерелгән дәүләт чараларын куллануны тикшерү» контроль чарасын әзерләү буенча уку-укыту семинары узды. Әлеге чара Хабаровск крае Тикшерү-хисап палатасы белән берлектә оештырыла.

Шул ук вакытта Кострома, Ульяновск һәм Ярославль өлкәләренең тикшерү-хисап палаталары белән бергә ирегеннән мәхрүм калган хөкем итүчеләрне хезмәткә тартуны тәэмин итүнең нәтиҗәлелеген тикшерү планлаштырылган. Әлге тикшерү чарасына әзерлек буенча уку-укыту семинары РФ Хисап палатасы аудиторы Т.Блинова катнашында узды. 


Документлар