30.05.2017

30 майда Алексей Демидов рәислегендәге Татарстан Хисап палатасы Коллегиясе 2014-2016 еллар өчен Татарстан Республикасы Торак-коммуналь хуҗалык фондында милек белән идарә итү һәм куллануның билгеләнгән тәртибен үтәү, чараларны куллануны тикшерү нәтиҗәләрен раслады.

Тикшерелгән чорда Фонд бюджетына финанслауның барлык чыганакларыннан 15,2 млрд. сум акча керде, шуларның 14,4 млрд. сумы кулланылды. Һәм, Хисап палатасы Рәисе билгеләп үткәнчә, финанс бозулары ачыкланмаган сирәк очрак килеп чыкты.

Капиталь ремонт буенча Фонд белән 14 386 йорт килешү төзегән, 848 йорт төземәгән. Соңгы өч ел эчендә 2 693 йортта капиталь ремонт үткәрелгән (капиталь ремонт буенча региональ программага кертелгән күпфатирлы йортларның гомуми күләменә карата 17%).

Үз чыгышында аудитор Азат Вәлиев шуны билгеләп үтте, региональ программаны тормышка ашыруның кыска вакытка исәпләнгән планнары буенча йортлар саны һәм капиталь ремонт үткәрелгән фондның гомуми мәйданы, исәпкә алу приборлары куелган йортлар саны кебек күрсәткечләр каралган. Һәм бу җәһәттән аларны «2014-2020 елларда Татарстан Республикасы халкын сыйфатлы торак һәм торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре белән тәэмин итү» дәүләт программасын тормышка ашыру нәтиҗәләрен бәяләү индикаторларына кертү мәсьәләсен карау максатчан булыр иде.

2017 ел башына Татарстанда 3 055 йортта (региональ программага кертелгән йортларның гомуми санына карата 19,3%) ремонт юк иде. Шул ук вакытта Планга эксплуатация вакыты 10 елдан ким булган йортлар кертү фонында эксплуатацияләү чоры шактый озак (40 елдан артык) һәм тузу дәрәҗәсе югары булганга карамастан капиталь ремонт үткәрелмәгән күпфатирлы йортлар да бар. Аудитор Казанның Портовая урамында урнашкан 2нче йортны мисал итеп китерде. Биредә фасадны җылыту һәм ремонтлау, йорт эчендәге су белән тәэмин итү һәм субүлү инженерия системаларын, түбә һәм подъездларны ремонтлау таләп ителә. Ә Казанның Меховщиков урамы, 3 адресы буенча урнашкан йортта фасадка, подъездларның керү өлешенә, түбәгә  ремонт ясау таләп ителә. 

– Программа 2013 елда муниципалитетларның башкарма комитетлары мәгълүматлары нигезендә формалаштырылды һәм тиешле критерийлар буенча автомат рәвештә капремонт үткәрү чираты төзелде, – дип хәбәр итте ТР торак-коммуналь хуҗалык фондының генераль директоры Марат Айзатуллин. Һәм Программаның 30 елга исәпләнгән булуына бәйле рәвештә, Хисап палатасы актларында күрсәтелгән йортларга кермичә капремонт бетмәячәк.

2015 елда үткәрелгән капиталь ремонттан соң йортларны сайлап тикшерү башкарылган эшләрнең кайбер техник җитешсезлекләрен ачыклады. Мисал өчен, Казанда Ибраһимов проспекты, 45 йортта подъездларга керү өйалды баскычында штукатурканың катламлап кубарылуы, подъездлар диварында ярыклар табылды («Ремонтстройсервис» ҖЧҖ). Моңа җавап итеп М.Айзатуллин барлык җитешсезлекләрнең юкка чыгарылды дип әйтте. 

Тикшерү чарасы нәтиҗәләре буенча Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгына мәгълүмат җибәрелде. Тикшерү материаллары Татарстан Республикасы Прокуратурасына юллана. 

Тулырак «Тикшерүләр турында мәгълүмат» бүлегендә.

 ФОТО


Документлар