30.05.2017

30 майда Алексей Демидов җитәкчелегендәге Хисап палатасы Коллегиясендә 2014-2016 елларга «Татагролизинг» АҖ финанс-хуҗалык эшчәнлеген тикшерү нәтиҗәләре тәкъдим ителде.

Узган ел аның кереме 2015 ел дәрәҗәсенә карата чирек мәртәбә, чиста табышы 39%ка кимеде. «Татагролизинг» АҖ генераль директоры Азат Җиһаншин аңлатуына караганда, бу авыл хуҗалыгы техникасы базарында сатып алучыларның активлыгы кимүенә бәйле. 2014-2016 еллар өчен лизинг түләүләреннән килгән чараларның гомуми күләме 722,7 млн. сум тәшкил итте.

Дебитор бурыч күләме соңгы 4 ел өчен иң ким билгегә җитте (4,14 млрд. сум). Шул ук вакытта, Хисап палатасы аудиторы Азат Вәлиев әйтүенчә, вакыты чыккан дебитор бурыч өлеше шактый булып кала бирә – 2,13 млрд. сум, ягъни 50%тан артыграк. 2016 ел өчен «Татагролизинг» АҖнең түләттерү өчен мөмкин булмаган 112,8 млн. сум күләмендәге дебитор бурыч зыян буларак гамәлдән чыгарылган, шуларның 42,6 млн. сумы – «Алтын башак» ҖЧҖ, 4,6 млн. сумы «Байкал» ҖЧҖ артыннан исәпләнгән.

Татагролизинг балансында өч елдан артык вакыт элек складка кергән 234,6 млн. сумлык товар-матди кыйммәтләр исәпләнә. Шул ук вакытта товар-матди кыйммәтләрнең (алар рухи һәм физик яктан картайганнар) бәясен төшерү өчен резерв булдырылмаган. Тикшерү барышында «ХПП-Бакалы» АҖ ипи кабул итү предприятиесендә 5 елдан артык вакыт дәвамында сакланган гомуми бәясе 1,4 млн. сумлык ашлык әлеге предприятие тарафыннан саклау хезмәте өчен тотып калынган.

Агымдагы ел башына тәкъдим ителгән займнар буенча бурыч – 646 млн. сум, шул исәптән вакыты узып киткән бурыч 117,8 млн. сум тәшкил итте.

– «Татагролизинг» үзенең бүлендек агрофирмалары булган«Лениногорская», «Ялтау» һәм «Нармонка»га шактый зур ярдәм күрсәтә, – диде алга таба А.Вәлиев. – Аларның АҖ алдындагы гомуми кредит бурычлары 2 2 74,6 млн. сум тәшкил итә (активлар бәясенең 16,1%ы).

Шуңа бәйле рәвештә, Хисап палатасы агрофирмаларның үз чыгымнарнын үзләре каплауга күчерү буенча чаралар күрми торып инвестиция кертемнәренең алга таба да артуы «Татагролизинг» АҖнең финанс тотрыклылыгына тәэсир итүе буенча шик белдерде.

Әлеге агрофирмаларда каршы тикшерүләр «Лениногорская» агрофирмасының капитал кертемнәре составында гомуми бәясе 449 млн. сумлык төзелеп бетмәгән объектлар исәпләнгәнлеген күрсәтте (шуларның 2011-2016 еллардагы капиталь кертемнәре 217 млн. сум), шул исәптән кабул ителгән һәм инде эксплуатацияләнә торган объектлар – 434 млн. сум. Ачыкланган факт буенча ике административ беркетмә төзелде.

Агрофирма балансында шулай ук контрагент булган һәм 2016 елның 25 октябрендә үз эшчәнлеген туктаткан «СтройИндустрия» ҖЧҖ буенча 2,6 млн. сум күләмендә вакыты узган дебитор бурычы исәпләнә. Бурычны кире кайтарту буенча претензияләр агрофирма тарафыннан бирелмәгән.

«Ялтау» агрофирмасында 5 млн.сумлык капиталь төзелеш объектларын коруга киткән чыгымнар агымдагы чыгымнарга кертелде. Тикшерү барышында объектлар төп чаралар объектлары составына керемгә язып куелды.

Коллегия «Татагролизинг» акционерлык җәмгыятенә ачыкланган бозуларны юкка чыгару өчен күрсәтмә язды. Тикшерү нәтиҗәләре турында мәгълүмат Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына, материаллар Татарстан Республикасы Прокуратурасына юллана.

Тулырак «Тикшерүләр турында мәгълүмат» бүлегендә.

 ФОТО

 

Документлар