30.05.2017

30 майда Алексей Демидов рәислегендәге Татарстан Хисап палатасы Коллегиясе утырышында 2013-2016 елларда Татарстан Республикасында юл эшләрен үткәрүгә бүлеп бирелгән дәүләт чараларын куллануның нәтиҗәлелегенә аудит нәтиҗәләре каралды.

Аудитор Азат Вәлиев хәбәр иткәнчә, юл тармагын Татарстан Республикасы бюджеты хисабына финанслау бу чорда 90,8 млрд. сум тәшкил иткән. 186 км яңа юл салынган, 305 км юл реконструкцияләнгән, 838 метр озынлыктагы 10 яңа күпер төзелгән, 183 метрга сузылган 5 күпер реконструкцияләнгән. 192 км ясалма яктырту баганалары куелган, 4006 км юл ремонтланган. Бюджет чыгымнарының шактый өлеше автомобиль юлларын һәм ясалма корылмаларны ремонтлауга (64%ка якын), автомобиль юлларын һәм күпер корылмаларын тотуга (17,3%), төзелеш һәм реконструкцияләүгә (16,8%) туры килә.

2017 ел башына күчемсез милеккә кертем составында гомуми бәясе 79 млн. сумлык төзелгән һәм инде кулланылышта булган 7 объект (эксплуатациягә кертүгә рөхсәт булмау сәбәпле) һәм 2000-2011 елларда эшләнгән 112,7 млн. сумлык 48 берәмлек проект-тикшеренү эше исәпләнә иде.

Моннан тыш, 2013 елда ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы алга таба муниципаль районнар милкенә күчерү өчен кайбер автоюлларны «Главтатдортранс» ДКУ дәүләт милке исемлегеннән төшереп калдырды. Ләкин хәтта 3 елдан соң да гомуми бәясе 114 млн. сумнан артык булган автоюллар муниципаль берәмлекләргә күчерелмәгән иде.

Сайлап тикшерүләр башкарылган эшләр бәясен арттыру буенча аерым очракларны ачыклады: Балык Бистәсе районында – 477,3 мең сумга, Югары Ослан районында 665 мең сумга.

Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Вәлиев сүзләренчә, заказчы булган «Главтатдортранс»ның башкарылган эшенең зур күләмдә булуына карамастан, эшлисе эшләре шактый һәм, иң беренче чиратта, бигрәк тә – эшләрне кабул итү сыйфатын тикшерү буенча катгый контроль булдыру мөһим.

- Соңгы елларда без юл техникасын шактый яңарттык һәм әлеге күрсәткеч буенча илдә алдынгы позицияләрнең берсен алып торабыз, – дип дәвам итте ул. – Гомумән, башкарылган эшләрнең сыйфаты буенча нәтиҗә нәрсә бирә. юл катламының аскы каты буенча проблема юк, ә менә өске катлам буенча гарантия 4 кенә ел.

Министр шулай ук юлчыларның әкренләп кыйбат вак таш кулланудан китеп, цемент юллар төзүгә күчүен искәртеп узды. Полимер битум куллануга бәйле эксперимент та дәвам итәчәк. «Беренче ике ел эксплуатацияләүдән соң өске катлам түзә. Киләсе ике елда үзен ничек тотачагын карарбыз», – дип тәгаенләдеЛ.Вәлиев.

Тикшерү чарасы нәтиҗәләре буенча юл тармагында бюджет чараларын куллануның нәтиҗәлелеген арттыруга юнәлдерелгән тәкъдимнәр әзерләнде.

Коллегия тарафыннан нәтиҗәлелек аудиты нәтиҗәләре турында хисапны –Татарстан Республикасы Хөкүмәтенә; мәгълүматны – Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгына, ачыкланган бозуларны юкка чыгару турында күрсәтмәне «Главтатдортранс» ДКУнә җибәрү турында карар кабул ителде.

Тикшерү материаллары билгеләнгән тәртип буенча Татарстан Республикасы Прокуратурасына җибәрелә.

Тулырак «Тикшерүләр турында мәгълүмат» бүлегендә.

 ФОТО

Документлар