25.05.2017

25 майда Татарстан Хисап палатасына Рәисе, Россия Федерациясеннән ЕВРОРАИның җитәкчелек комитеты әгъзасы Валерий Хрипун җитәкчелегендәге Ростов өлкәсе Тикшерү-хисап палатасыннан хезмәттәшләр килде.

Бер көн элек кенә тәмамланган ЕВРОРАИ халыкара семинарында катнашучылар ТР Хисап палатасының бөтен коллективына һәм палата Рәисе АЛексей Демидовка әлеге мөһим чараны оештырган һәм үткәргәннәре өчен шәхсән рәхмәт әйтергә теләк белдерде. 

– ЕВРОРАИның Җитәкчелек комитетына кергән барлык әгъзалар әйткәнчә, семинарның иң югары дәрәҗәдә оештырылганлыгын әйтеп үтәсем һәм бөтен Җитәкчелек комитеты исеменнән Татарстан Республикасы Хисап палатасын семинарны уңышлы рәвештә уздырулары белән котлыйм, барлык стадияләрдәге ныклы оештыру эшләре алып барган өчен рәхмәт әйтәм. Татарстан бит Россияне дә тәкъдим итте һәм бу эшне бик уңышлы башкарып чыкты, – дип ассызыклады В.Хрипун. 

Аның сүзләренчә, ЕВРОРАИның җитәкчелек составы да, чарада катнашучылар да семинарда катнашучылар составының югары дәрәҗәдә булуын, республика җитәкчелеге ягыннан бирелгән инътибарны, шулай ук фикер алышу өчен сайланган теманың әһәмиятле булуын билгеләп үткән. Чыннан да спорт объектларын төзү һәм киләчәктә аларны эксплуатацияләү бүгенге көндә барлык Европаны да диярлек борчый торган мәсьәлә. Һәм Казанда күргән хәл аларга бик көчле тәэсир ясады. Бигрәк тә һәрьяклап уйланган логистика һәм Универсиаданы үткәргәннән соң да объектларның тулы булуы, халык йөрсен өчен мөмкинлекләр булу шаккаттырды.

– Сез оештыру дәрәҗәсен шулкадәр зур биеклеккә күтәрдегез ки, Җитәкчелек составы алга таба нишләргә дип борчуга төште – чараны киләсе юлы оештыручыларга моны кабатлау авыр булачак, – диде Валерий Хрипун.

Алексей Демидов семинарны оештыруга зур бәя биргәннәре өчен В.Хрипунга һәм аның белән бергә ЕВРОРАИның Җитәкчелек комитетына зур рәхмәт белдерде һәм: «Нәрсәнедер күчерергә, кабатларга кирәкми, чөнки һәр илнең, һәр регионның үзенчәлеге, үз тәҗрибәсе бар, – дип өстәде. – Һәм алар белән танышу безне эчтән баета һәм безгә һөнәри яктан да, рухи яктан да үсәргә ярдәм итә». 

Аннан соң кунаклар өчен Татарстан Хисап палатасы, аның экспертиза-аналитика һәм тикшерү-ревизия эшчәнлегенең төп юнәлешләре турында тәкъдир итү оештырылды. Яклар Россия субъекты дәрәҗәсендә тышкы финанс тикшерүе органының структур төзелеше мәсьәләләрен, нәтиҗәлелек аудиты һәм планлы тикшерүләрне үткәрү, эчке финанс тикшерүен оештыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Хисап палатасы Рәисе Алексей Демидов шулай ук үзе җитәкләгән Татарстан Республикасында дәүләт финанс тикшерүе мәсьәләләре буенча Ведомствоара координацияләү советы һәм Татарстанның Тикшерү-хисап органнары советы эше, ТР Хисап палатасының муниципаль тикшерү-хисап органнары белән үзара хезмәттәшлек итүе турында да сөйләде.

– Ростов өлкәсе һәм Татарстанның охшаш яклары күп – территория буенча да, күп милләтле булулары белән дә, халыкның толерантлылыгы белән дә, һәм, бүген күргәнебезчә, безнең палаталарның эшкә якын килүе дә бертөрле икән. Без сезнең белән үз методологиябез, гамәлиятебез, планлаштыру системабыз белән уртаклашырга әзер һәм алга таба да аралашу һәм хезмәттәшлекне дәвам итәргә телибез, – дип әйтте сүзен йомгаклап Валерий Хрипун.


Документлар