23.05.2017

23 майда Казанда Европа Региональ тикшерү-хисап органнары ассоциациясенең (ЕВРОРАИ) «Спорт өлкәсендә дәүләт инвестицияләренә аудит» халыкара семинары узды. 2007 елдан әлеге авторитетлы халыкара оешманың әгъзасы булган Татарстан Республикасы Хисап палатасы быел аның оештыручысы булып торды.

Семинарда 12 чит илдән (Австрия, Бразилия, Бөекбритания, Венгрия, Германия, Испания, Литва, Нидерланд, Норвегия, Польша, Франция, Швейцария), Россия Федерциясенең 24 субъектыннан (Мәскәү, Санкт-Петербург, Севастополь шәһәрләре; Башкортостан, Дагыстан, Мордовия, Марий Эл, Удмуртия һәм Чувашия республикалары; Астрахань, Владимир, Волгоград, Ленинград, Түбән Новгород, Оренбург, Пенза, Ростов, Рязань, Самара, Тверь, Ульяновск өлкәләре; Пермь, Ставрополь крайлары; Ямал-ненец автоном округы) тышкы финанс тикшерүе региональ органнары вәкилләре, шулай ук Россия Хисап палатасы вәкилләре катнашты. 

Семинарны ачып җибәреп, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов заманча спорт инфраструктурасының хәзер 1,5 миллионы спорт белән шөгыльләнә торган республика халкында сәламәт яшәү рәвеше булдыру буенча коралга әйләнүен ассызыклады. Бу – барлык халыкның 41,5 процент өлеше. «Әлеге күрсәткеч буенча без ИБФО регионнары һәм тулысынча ил буенча күпкә алда торабыз. Татарстанда 10,5 меңнән артык спорт объекты эшли. Универсиадага дип Казанда 35 спорт объекты, 45 мең урынлык стадион, 14 мең урынга Универсиада авылын төзедек. Физкультура белән шөгыльләнү өчен яшәү урыннары янында гына урнашкан мәйданчыклар республикада елдан ел арта бара. Шулай ук зур масштаблы спорт вакыйгалары саны да арта», – диде ул. 

Мондый программаларны тормышка ашыру, Президент фикере буенча, бюджет чараларын тоту буенча тиешле дәрәҗәдәге тышкы тикшерүне таләп итә. Әлеге эшкә якын килү алымнарын камилләштерү һәм үстерү мөһим.

– Хәзер без әкренләп бюджет чараларын максатчан куллануны традицион тикшерүдән дәүләт ресурсларын нәтиҗәле һәм икътисадый яктан акланган куллануны тикшерүгә күчәбез. Без Хисап палатасы белән даими, эшлекле, һөнәри әңгәмә режимында торабыз. Хисап палатасы һәм ЕВРОРАИның хезмәттәшлеге эшне камилләштерүгә хезмәт итүенә һәм аның нәтиҗәлелеген күтәрәчәгенә иманым камил. Татарстан һәрвакыт алдынгы тәҗрибәне өйрәнү белән кызыксына, – дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.  

Татарстан Республикасы Хисап палатасы Рәисе Алексей Демидов үз чыгышын Россия Федерациясе Хисап палатасы Рәисе Татьяна Голикованың семинарда катнашучыларга уңышлы эш теләвен тапшырудан башлады. Аерым алганда аның котлавында болай диелә: 

«Халыкара семинарның нәкъ менә Казанда – спорт ягыннан караганда Россия шәһәрләренең иң көчле үсеш алган шәһәрләренең берсе, Россия һәм халыкара масштабтагы күп кенә эре объектлары булган, күп тапкырлар Европа һәм дөнья дәрәҗәсендәге ярышларны кабул иткән шәһәрдә үтүе аерым мәгънәгә ия. Ул меңъеллык тарихы булган шәһәр, Россиянең эре фәнни, сәнәгать, эшлекле кешеләр һәм туристлар үзәге булып тора».

Аннары А.Демидов Татарстан Республикасында югары казанышлар спортын үстерүгә, физик культура белән шөгыльләнүнең киң таралуын арттыруга, сәламәт яшәү рәвеше өчен шартлар булдыруга юнәлдерелгән дәүләт максатчан программалары һәм проектларының эзлекле тормышка ашырылуын хәбәр итте. Хисап палатасы әлеге юнәлеш буенча бюджет чараларын тотуны тикшерүне финанс аудиты һәм нәтиҗәлелек аудиты уздыру юлы белән тормышка ашыра. Бу рәттә балалар арасында физик тәрбия-спорт һәм сәламәтләндерү эшен үстерүгә бүлеп бирелгән бюджет чараларын куллануга нәтиҗәлелек аудиты, шулай ук Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министлыгы карамагандагы учреждениеләрнең энергетика ресурсларыннан файдаланганда бюджет чараларын куллануга нәтиҗәлелек аудиты бар. 

Россия Хисап палатасы белән берлектә 2013 елда Казан шәһәрендә XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиаданы әзерләүгә һәм үткәрүгә җибәрелгән бюджет чараларын тотуны тикшерү вакыт ягыннан иң дәвамлысы булды. «Әлеге тикшерү чарасы барышында без Россия Хисап палатасыннан хезмәттәшләребезнең алдынгы эш алымнары һәм методлары белән файдалану буенча уникаль мөмкинлек алдык», – дип ассызыклады А.Демидов.

Агымдагы елда ТР Хисап палатасы Федераль казначылык идарәсе белән берлектә Россия Федерациясендә 2018 елда дөнья чемпионатын әзерләү һәм үткәрүгә бүлеп бирелә торган бюджет чараларын максатчан һәм нәтиҗәле куллануны тикшерде. Һәм бу, А.Демидов сүзләре буенча, спорт инфраструктурасына дәүләт инвестицияләрен алдан ук нәтиҗәле финанс тикшерүен тәэмин итүнең тагын бер мисалы булып тора.  

Татарстаннан семинарда яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, бюджет, салымнар һәм финанслар буенча парламент Комитеты рәисе Леонид Якунин, Татарстан Республикасында дәүләт финанс тикшерүе мәсьәләләре буенча Ведомствоара координация советы әгъзалары, муниципаль тикшерү-хисап органнары җитәкчеләре, Казан (Идел буе) федераль университеты вәкилләре катнашты.  

Халыкара семинар кысаларында өч сессия булып узды: «Эре спорт чараларын оештыру аудитлары» (биредә үз чыгышларын ТР Хисап палатасы аудиторы Азат Вәлиев һәм яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов тәкъдим итте), «Спорт объектлары төзелеше һәм эксплуатацисенә аудитлар», «Спорт эшчәнлеге белән бәйле булган буш вакыт һәм ял хезмәтләре күрсәтү өлкәсендә аудитлар, спорт чаралары һәм башкаларга иганәчелек». Үз тәҗрибәләре белән Швейцария, Шотландия, Франция, Австрия, Германия, Уэльс, Испания һәм Венгрия регионнарының вәкилләре уртаклашты. 

Күп кенә чыгыш ясаучылар билгеләп узганча, халыкара беренчелекләрне уздырганда еш кына бюджет чараларын артык чыгымламыйча булмый. Шулай, Евро-2016 чемпионатының гомуми бюджет күләме 3 млрд. евро булган чакта да аның хуҗабикәсе Франция планнан тыш 1 млн. евролык чыгымнар ясаган, ә Женева Евро-2008 беренчелегеннән соң (Швейцария аны Австрия белән бергә кабул итте), 8,5 млн. швейцар франкы күләмендәге бюджет чараларын артык чыгымлауны һаман каплый алмыйча, хәзергә кадәр минуста кала бирә. Шулай ук, мәсәлән, 2013 елда Глазго (Шотландия) шәһәрендә узган Милләтләр дуслыгы уеннары кебек уңышлы проектлар да телгә алынды. 424,5 млн. фут бюджет булганда алар 530 млн. фут акча эшли алган, шунысы да кызык, табышның иң күп өлеше билетлар сатуга туры килә. Ә Италинең Турин шәһәрендә, халыкара экспертлар раславынча, барлык олимпия уеннары да бик шәп корылган, әмма соңыннан уңышлы файдаланылмаган.  

– Дөнья гамәлиятендә дәүләт инвестицияләрен кирәгеннән артык тоту белән бәйле бик күп мисаллар бар, ләкин аларныбулдырмый калу механизмнары табылмаган. Мондый төр чаралар һәрвакыт югары сәяси һәм икътисадый дәрәҗәдә планлаштырыла, шуңа күрә дә эштә тоткарлыклар килеп чыгар дигән уй башка да килмәскә мөмкин. Әмма, башлангыч эшкә карамастан, һәрвакыт «йомшак урыннар» барлыкка килә, һәм бу очракта депутатларга һәм җирле хакимияткә финанс тайпылышларын читләп узарга ярдәм итү безнең бурыч булып тора, – дип үз фикерен җиткерде ЕВРОРАИ президенты һәм Луара Җире Региональ Хисап палатасы (Франция) җитәкчесе Франсуа Монти. 

Ә Казанда күргәннәре буенча, ЕВРОРАИ Президенты сүзләренчә, күп кенә Европа илләре дә Татарстан башкаласында эшләнгән нәрсәләр турында хыяллана гына әле. «Башкарылган инвестицияләрнең дөрес булуын раслый торган факторлар бар. Бу – спорт объектларының урнашу урыны, аларның халыкка якынлыгы һәм кулланудагы уңайлылыгы. Алар кызыклы, җәлеп итә, заманча стандартларга туры китереп төзелгән», – диде Франсуа Монти нәтиҗә ясап.

Семинарны тәмамлап, ул менә дигән кабул итү һәм чараны уңышлы, профессиональ әзерләгәннәре өчен Алексей Демидовка һәм аның командасына зур рәхмәт җиткерде. 

Документлар