22.05.2017

Узган ял көннәрендә Казанга Европа региональ тикшерү-хисап органнары ассоциациясенең (ЕВРОРАИ) 23 майда эре халыкара ярышлар мисалында спорт өлкәсендә дәүләт инвестицияләренең нәтиҗәлелегенә аудит уздыру мәсьәләләре тикшереләчәк семинарында катнашучылар килә башлады. Якшәмбе көнне Казан җиренә беренче кунаклар исәбендә ЕВРОРАИ Президенты, Луара (Франция) Җире Региональ Хисап палатасы Президенты Франсуа Монти да аяк басты.

Ә алдагы көндә кич белән Татарстан Хисап палатасына танышу визиты белән ЕВРОРАИ Җитәкче комитеты әгъзалары – Вале Кантоны (Швейцария) Финанс инспекциясе Президенты Кристиан Мелли һәм аның урынбасары Питер Шнайдер килде.

– Мин дустым Алексей белән очрашуга бик шатмын, – диде К.Мелли Хисап палатасы Рәисе А.Демидов белән әңгәмә барышында. – Безнең дуслык 10 ел – мин ЕВРОРАИга җитәкчелек иткән вакыттан бирле дәвам итә инде, ә Алексей Швейцариягә Татарстан Республикасы Хисап палатасын Ассоциягә кертү гаризасын тәкъдир итәр өчен килгән иде. 

Очрашу рәсми рәвештә булмаганга һәм дусларча мөгамәләдә узу сәбәпле, Кристиан Мелли бирегә Россия милли җыелма командасы төсләренә киенеп килде. 

«Бүген мин сезнең ил һәм хоккей командагызның җанатары, – дип аңлатты ул үзенең болай киенүен. – Без Россиядә һәм аерым алганда Казанда булуыбыз белән горурланабыз. Сер итеп кенә әйтәм, сезнең искиткеч шәһәрегезнең дөньядагы абруе бик югары. Һәм Казанда узачак семинарның ЕВРОРАИ әгъзалары арасында зур һәм эчкерсез кызыксыну уятуы да закончалыклы. 

Якшәмбе көнне республика башкаласына килгән ЕВРОРАИ семинарында катнашучылар Лаеш районының Никольское авылында уздырылган «Каравон» XXV Бөтенроссия рус фольклоры фестивалендә кунак булдылар. 

Документлар