04.05.2017

4 майда Татарстан Хисап палатасында «Ватанны саклаучы дигән һөнәр бар!» дигән темага чара узды.

Җиңү көненең 72 еллыгы уңаеннан бөтен коллектив белән бергә сугыш чоры авырлыкларын кичергән кешеләрне искә алу көне үткәрү турында карар кабул ителгән иде. Ул көнне Хисап палатасының барлык хезмәткәрләре дә киемнәренә Георгий тасмалары беркетте. Чөнки, Хисап палатасы Рәисе Алексей Демидов билгеләп үткәнчә, сугыш безнең илдәге һәр йортка, һәр гаиләгә кагылды. 

27 миллионга якын һәлак булучы, 1 710 шәһәр һәм бистә, 70 меңнән артык авыл тулысынча хәрабә булып калган. 32 меңгә якын сәнәгать предприятиесе, 65 мең километрга сузылган тимер юл шартлатылган, җимерелгән, шахталар су астында калган, уңдырышлы кырлар тапталып беткән.

Брест сакчыларының батырлыгы, блокадада калган Ленинградның 900 көне, панфиловчыларның «Бер адым да артка юл юк, анда Мәскәү!» дигән анты, Сталинград астындагы җиңү, Курс дугасы геройлары һәм Берлинны штурмлаган солдатларның батырлыгы халык хәтерендә мәңгегә сакланыр!

Сугыш елларындагы вакыйгалар һаман артта кала бара һәм, кызганычка каршы, әлеге Бөек Җиңүне яулаган кешеләрнең саны да елдан ел кими бара. Шуның белән беррәттән, ялган тарихчылар һәм чит ил экспертлары сугыш чоры совет кешеләре героизмын фанатизм итеп, кирәк булмаган үз-үзеңне корбан итү, режимга берсүзсез буйсыну, хәтта курку итеп күрсәтергә тырышудан туктамыйлар, яисә Германияне җиңүдә союзникларның өлешен арттырып күрсәтәләр. «Тарихны үзгәртергә, яңадан язарга маташуларны һич тә ярамый торган эш һәм әхлаксызлык дип саныйм», – дип ассызыклады А.Демидов.

Ул Хисап палатасының барлык хезмәткәрләрен якынлашып килүче Җиңү көнен бәйрәм итүдә, искиткеч киңкүләмле гражданнар инициативасы белән оештырылган «Үлемсез полк» йөрешендә актив катнашырга, дәү әтиләребез һәм бабаларыбызның хәрби батырлыгы тарихын үз балаларыбызга һәм оныкларыбызга ешрак сөйләргә өндәде: искиткеч киңкүләмле гражданнар инициативасы белән оештырылган «Без үз батырларыбызны онытырга тиеш түгел һәм азат итүче хәрбиләр һәм үз-үзен аямыйча Җиңү көнен якынайткан кешеләр турындагы хәтерне түкми-чәчми сакларга тиешбез. Бездән кала моны беркем дә эшли алмый. Без истә тоткан чакта яшибез әле!» 

«Ватанны саклаучы дигән һөнәр бар!» дигән презентациядән соң сугыш елларында һәлак булганнар истәлегенә бер минут тынлык игълан ителде. Хисап палатасы хезмәткәрләре Ватанны басып алучылардан батырларча саклаганнарга, шулай ук тыныч вакытта кайчакта үз гомере хисабына Туган ил чигендә авыр һәм җаваплы хәрби хезмәт алып баручыларга карата ихтирам һәм рәхмәт сүзләре җиткерделәр. 

Әнә шундый батырларның берсенә – Россиянең Хәрби һава көчләре полковнигы –үлгәннән соң Россия Герое югары исеме бирелгән Рәфәгать Хәбибуллинга, Севастопольнең 55нче вертолет полкының данлыклы хәрби тарихы һәм армиянең бүгенгесенә фильм багышланган иде.

Рәфәгать Хәбибуллинның шанлы мактауга лаек хезмәте 2016 елның 8 июлендә Сириядә Россиянең Һава-космос көчләре төркеменең хәрби операциясе вакытында туктый. Көньяк хәрби округның 55нче аерым вертолет полкы командиры полковник Хәбибуллин һәм очучы-конструктор Евгений Долгин Хомс провинциясенең Пальмира шәһәре өстеннән очкан чакта һәлак булалар: аларның вертолетын «Ислам дәүләте» (ИГ – РФ территориясендә тыелган террорчылык төркеме) боевиклары бәреп төшерә.  

Бер ай элек Краснодар краенда булган хезмәт командировкасы вакытында Хисап палатасы Рәисе А.Демидов Кореновск шәһәренең Россия Герое Р.Хәбибуллин исемен йөртә торган 3 нче номерлы мәктәбе янында әле күптән түгел генә аның хөрмәтенә ачылган һәйкәлгә чәчәкләр салды.


Документлар