02.05.2017

29 апрельдә Татарстан Республикасы Хисап палатасы хезмәткәрләре «Урман утырту көне» гомумреспублика табигатьне саклау акциясендә катнаштылар.

Республиканың урман ресурсларын яңадан торгызу буенча традициягә әйләнгән язгы акция Казан читендәге Матюшино урманчылыгының урман массивында узды: безнең хезмәткәрләр һәм ике яшь ярдәмче кыз тарафыннан  гади нарат һәм Европа чыршысының 613үсентесе утыртылды. 

2011 елда беренче акция үткәрелгәннән башлап исәпләнгән вакыт эчендә республикада агачларның 15,5 миллионлап урман булдыручы токымнары утыртылды.  «Урман утырту көне» ярдәме белән яңа урманнарның мәйданы 4 мең гектарга артты.


Документлар