21.04.2017

21 апрельдә Татарстан Республикасында Дәүләт финанс тикшерүе мәсьәләләре буенча Ведомствоара координацияләү советының яңа елдагы беренче утырышында дәүләт һәм муниципаль милектәге мөлкәт һәм объектлар белән идарә итүнең нәтиҗәлелеген арттыру буенча чаралар турында фикер алыштылар.

Узган елда Координацияләү советының игътибар үзәгендә авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрне максатсыз һәм нәтиҗәсез файдалану, җир ресурслары белән идарә итү һәм аларны файдалану өлкәсендә тикшерүне көчәйтү мәсьәләләре торды. Совет каршында махсус төзелгән эшче төркем җир мөнәсәбәтләре өлкәсендәге төп бозулар һәм җитешсезлекләрне анализлады, йомгаклады һәм системалаштырды. Ә аннан соң җир ресурслар белән идарә итү һәм алардан файдалануны ведомствоара системалы тикшерүне оештыру буенча Методик күрсәтмәләр әзерләнде. Документ Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгына, җир өлкәсендә тикшерүне тормышка ашыруга вәкаләтле башка органнарга, барлык муниципаль берәмлекләргә җибәрелде.  

Быел, әлеге теманы тикшерүдән алмыйча, игътибарны мөлкәт һәм милек объектлары белән идарә итүнең нәтиҗәлелеген күтәрүгә, милек тотуга бюджет чыгымнарын оптимальләштерү чараларына юнәлтергә кирәк дигән карар кабул ителде. 

Тикшерү чаралары әлеге өлкәдәге бозуларның милекне нәтиҗәсез файдалану, дәүләт һәм муниципаль милек объектларын чит оешмаларга бушлай файдалануга тапшыру, шулай ук бюджет чараларына алынган җиһазларның кирәк булмавы белән бәйле булуын күрсәтә. 

Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы мәгълүматы буенча, хәзерге вакытта республика һәм муниципаль милекне тулысынча инвентарьләштерү тәмамлана: гомуми мәйданы 300 мең кв.м булган 600 муниципаль һәм 350 республика объектының файдаланылмавы ачыкланды. 

Утырышта катнашучылар проблемалы мәсьәләләрне чишү һәм кирәкле тәкъдимнәр әзерләү өчен Хисап палатасы, Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы, Монополиягә каршы федераль хезмәт идарәсе вәкилләреннән торган махсус эшче төркем төзү турында карар кабул итте. Аерым мәсьәләләрне министрлыклар дәрәҗәсендә чишәргә мөмкин булса, башкалары буенча, мөгаен, республика җитәкчелегенә мөрәҗәгать итәргә туры килер.  

Совет утырышында шулай ук һәр ел йомгаклары буенча әзерләнә торган Кимчелекләр һәм бозуларны анализлау һәм системалаштыру нәтиҗәләре буенча Бәяләмә дә расланды. ВКС рәисе 2016 ел өчен йомгаклау мәгълүматын әзерләүдә актив катнашканнары өчен Монополиягә каршы федераль идарә, Федераль казначылык Идарәсе, ТР Финанс министрлыгының Казначылык департаменты, Казанның Тикшерү-хисап палатасы вәкилләренә рәхмәтен белдерде. Кисәтү максатында әлеге документ барлык министрлыклар, ведомстволар һәм муниципаль берәмлекләргә юлланылачак. 

Узган елдан башлап, Татарстан Хисап палатасы тикшерү чаралары үткәргән чакта Россия Хисап палатасы коллегиясе раслаган яңа редакциядәге тышкы дәүләт аудиты (тикшерүе) барышында ачыклана торган бозулар классификаторыннан файдалана. Татарстан территориясендә үз эшчәнлекләрен тормышка ашыра  торган барлык дәүләт финанс тикшерүе органнарының да яңа Классификатордан файдалану зарурилыгы турында карар кабул ителде. 

- Без Татарстан Республикасы территориясендә бюджет чараларын файдалану һәм милек белән идарә итү вакытында финанс дисциплинасы торышы турындагы мәгълүматның бертөрлелеген һәм системалылыгын тәэмин итәргә тиешбез, - дип ассызыклады Совет рәисе Алексей Демидов.


Документлар