26.04.2017

25 апрельдә Татарстан Хисап палатасында Европа Региональ тикшерү-хисап органнары ассоциациясе (ЕВРОРАИ) Генераль Секретариаты Җитәкчесе Эдгар Тиннес һәм Мәскәү Тикшерү-хисап палатасы аудиторы Егор Чегринец булдылар.

Аларның танышу визиты 23 майда Казанда ЕВРОРАИның «Спорт өлкәсендә дәүләт инвестицияләре аудиты» темасына багышланган халыкара семинарын уздыруга әзерлек белән бәйләнгән. Быел аның оештыручысы булып 2007 елдан бирле әлеге авторитетлы халыкара оешманың әгъзасы булган Татарстан Республикасы Хисап палатасы тора. 

Хисап палатасы Рәисе Алексей Демидов ЕВРОРАИ вәкилләрен Татарстан тышкы финанс тикшерүе органы эшчәнлеге белән таныштырды, алдагы чарага әзерлек барышы турында сөйләде. Хисап палатасы Коллегиясе әгъзалары һәм Казан Тикшерү-хисап палатасы Рәисе Илнар Нургалиев та катнашкан эшлекле очрашу барышында күп кенә оештыру мәсьәләләре буенча фикер алышу булды. «Казан спорт һәм физик тәрбияне үстерү өлкәсендә бюджет чараларын тоту белән бәйле мәсьәләләрне тикшерү һәм тәҗрибә алмашу өчен лаеклы мәйданчык булыр, ә кунакларның Татарстан башкаласында үткәргән көннәре күңелле тәэсирләр калдырыр дип ышанам», – дип билгеләп үтте А.Демидов. 

Тиннес әфәнде Хисап палатасы җитәкчесенә Казанга килү мөмкинлеге өчен, шулай ук ЕВРОРАИ халыкара семинарын әзерләү барышында хезмәттәшлеге, ярдәме һәм өлгерлеге өчен рәхмәтен белдерде.

– Татарстан Республикасы Хисап палатасы 2007 елдан бирле ЕВРОРАИның тулы хокуклы әгъзасы булып тора. Һәм сезнең палатаның ЕВРОРАИда торуының юбилей елында чираттагы семинарыбызны Татарстан башкаласында үткәрүебез куанычлы. Ул безнең оешма тарихында иң еракта уздырылган чара булып торачак. Әмма бүген үк анда катнашырга теләк белдерүчеләр бик күп. Семинарның темасы зур кызыксыну тудыра, һәм без моның белән бик канәгать, – дип ассызыклады ул.

ЕВРОРАИ Генераль Секретариаты Җитәкчесе шулай ук фаразланган тематик секцияләр һәм чыгыш ясаучыларның исемлеге белән семинарның программасы проектлары әзер булуы турында да хәбәр итте. Спорт һәм физик тәрбияне үстерүгә җибәрелә торган бюджет чараларын куллануны тикшерүне тормышка ашыру буенча эш тәҗрибәләре белән алмашырга теләкләрен Австрия, Бөекбритания, Германия, Испания, Россия, Франция, Швейцариядән хезмәттәшләр белдергән. Күп чыгышлар футбол белән бәйле, бу Россиядә Конфедерацияләр кубогы–2017 һәм дөнья мундиале-2018 үткәрү алдыннан бигрәк тә актуаль.

Документлар