07.04.2017

7 апрельдә Россия Федерациясе Хисап палатасы Коллегиясенең утырышы узды. Анда «Дәүләт хакимияте органнары тарафыннан моношәһәрләргә ярдәм итү буенча күрелгән чараларның нәтиҗәлелегенә анализ» экспертиза-аналитика чарасының нәтиҗәләре турында мәсьәлә каралды.

Утырыш территорияләрендә моношәһәрләр урнашкан Россиянең 61 субъектындагы тикшерү-хисап палаталары һәм башкарма органнар катнашында видеоконференция режимында узды. Татарстан Хисап палатасында вакыйгалар барышын Рәис Алексей Демидов җитәкчелегендә Коллегия әгъзалары, Хисап палатасының структур бүлекчәләре җитәкчеләре, шулай ук чакырылган кунаклар – финанс министрының беренче урынбасары Марат Фәйзрахманов, икътисад министры урынбасары Наталья Таркаева, Казначылык департаментының бюджет үтәлеше бүлеге башлыгы Лариса Вәлиева һәм территорияләрендә моношәһәрләр урнашкан муниципаль берәмлекләрнең тикшерү-хисап палаталары җитәкчеләре күзәтте.

Татьяна Голикова рәислегендә төрле яклап моношәһәрләргә финанс ягыннан ярдәм итүнең тулы һәм җитәрлек күләмдә булуы, нәтиҗәлелеге мәсьәләләре каралды, «Моношәһәрләрне комплекслы рәвештә үстерү» өстенлекле программа чараларын әзерләгәндә һәм тормышка ашырган чакта барлык дәрәҗә башкарма хакимият органнары эшендәге җитешсезлекләр буенча фикер алышу узды, әлеге программаны камилләштерү юнәлешләре билгеләнде. 

Россия Хисап палатасы Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан моношәһәрләр исемлегендә 319 муниципаль берәмлек булуын билгеләп үтте, ә бу – ил халкының 10% тирәсе. Татарстан Республикасы әлеге исемлектә 7 муниципаль берәмлек тарафыннан тәкъдим ителгән. 

Социаль-икътисадый дәрәҗәсенә карап шәһәрләр 3 категориягә бүленә:

– 1 категория – социаль-икътисадый хәле аеруча авыр булган моношәһәрләр (бирегә Яшел Үзән һәм Яр Чаллы кертелгән);

– 2 категория – социаль-икътисадый хәле начараю куркынычы булган шәһәрләр (Алабуга, Менделеевск, Кама Аланы һәм Чистай);

– 3 категория – социаль-икътисадый хәле стабиль булган моношәһәрләр (Түбән Кама).

Әлеге амбициоз федераль проект РФ күппрофильле муниципаль берәмлекләренең социаль-икътисадый хәленә уңай йогынты ясауны күздә тота. Ул 95 чараны, шулай ук моношәһәрләрне үстерүгә юнәлдерелгән инвестицион проектларны тормышка ашыруны үз эченә ала. 2 ел эчендә 230 мең яңа эш урынннары булдырылыр дип фаразлана. 

Бүгенге көндә Татарстан Республикасы һәм «Моношәһәрләрне үстерү фонды» арасында Яшел Үзән һәм Яр Чаллы күппрофильле муниципаль берәмлекләрне (моношәһәрләрне) үстерү буенча хезмәттәшлек итү турында генераль килешүләргә кул куелды. 2015-2016 еллар дәвамында әлеге килешүләрне тормышка ашыру кысаларында Моношәһәрләрне үстерү фондыннан 878,9 млн. сум күләмендә чаралар керде. Моннан тыш, ЯрЧаллыда  инвестицион хәлне күтәрү һәм шәһәрнең төп предприятиесе булган КамАЗ белән бәйле булмаган яңа җитештерүләр булдыру өчен 2016 елда алдынгы социаль-икътисадый үсеш территориясе (ТОСЭР) булдырылды, бирегә 7 резидент җәлеп ителде. Алар тарафыннан узган бер ел эчендә, республиканың икътисад министрлыгы мәгълүматларына караганда 2,6 млрд. сумлык капитал кертеме (НДС тан тыш) һәм 1300гә якын яңа эш урыннары булдырылды. 

Фикер алышуга нәтиҗә ясап, Татьяна Голикова РФ субъектларының тикшерү-хисап органнары һәм башкарма хакимият вәкилләренең игътибарын Россия Федерациясенең стратегик үсешенең, шул исәптән моношәһәрләргә ярдәм итү буенча төп юнәлешләренең өстенлекле проектларны һәм программаларны тормышка ашыруга карата даими мониторинглар һәм тикшерүләр үткәрү кирәклегенә игътибар бирде.


Документлар