06.04.2017

5-6 апрельдә РФ Хисап палатасы каршындагы Идел буе федераль округы буенча ТХО Советы бүлеге рәисе, Татарстан Хисап палатасы Рәисе Алексей Демидов Краснодарда узган һәм Краснодар крае Тикшерү-хисап палатасының 20 еллыгына багышланган фәнни-гамәли конференциядә катнашты.

 Конференция Россия Президентының майда кабул ителгән кайбер указларны тормышка ашыруны тышкы дәүләт һәм муниципаль тикшерүгә, күрсәтелә торган дәүләт (муниципаль) хезмәтләренең һәм аларны күрсәтүнең ирешелгән нәтиҗәләренең сыйфатын бәяләүгә багышланган иде. Аерым алганда, РФ Хисап палатасы белгечләре Россия Хисап палатасы материаллары нигезендә ясалган чыгышларында гражданнарның социаль тәэминаты өлкәсендә хезмәтләрнең файдалана алырлык булуына бәя бирделәр һәм Россия Федерациясе Президентының 2012 елның 7 маенда кабул ителгән 600 номерлы указын үтәү кысаларында гражданнарны авария хәлендә булган торак фондыннан күчерү буенча чараларны тормышка ашыруга 2016 елда уздырылган мониторинг нәтиҗәләре турында сөйләделәр.

Тикшерү-хисап палаталары рәисләре Валерий Хрипун (Ростов өлкәсе), Андрей Колесников (Ставрополь крае), Игорь Дьяченко (Волгоград өлкәсе), Дмитрий Парфенов (Астрахань өлкәсе), Наталья Романец (Краснодар крае) үз регионнары территорияләрендә май указларын тормышка ашыруны тикшерү турында сөйләделәр.  

Конференциянең билгеләнгән программасы кысаларында Татарстан Хисап палатасы Рәисе Алексей ясаган чыгыш күпьфункцияле үзәкләрне (КФҮ) булдыруга һәм үстерүгә бүлеп бирелгән дәүләт чараларын файдалануның нәтиҗәлелегенә, дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүгә карата Татарстан Республикасы Хисап палатасының аудит үткәрү тәҗрибәсенә багышланган иде.  

Ул Россия Федерациясе Президентының 2012 елның 7 маенда кул куелган  601 нче номерлы Указында дәүләт идарәсе системасын камилләштерүнең төп юнәлешләренең берсе итеп дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең файдалана алып булуының һәм сыйфатын күтәрү ачыкланганлыгын билгеләп үтте. Максатчан күрсәткечләр буларак гражданнарның әлеге хезмәтләр күрсәтүнең сыйфатыннан канәгать булу дәрәҗәсе күтәрелү, гариза бирүченең Россия Федерациясе дәүләт хакимияте органына мөрәҗәгать иткәндә чиратта көтү вакыты кыскару, шулай ук килгән урыннарында «бер тәрәзә» принцибы буенча, шул исәптән күпьфункцияле үзәкләр базасында,  дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр алуга мөмкинлеге булган гражданнарның өлеше арту билгеләнде.  

ТР Хисап палатасы тарафыннан нәтиҗәлелек аудитын үткәрү методикасы әзерләнде, анда бозулар һәм кимчелекләр килеп чыгуның төп куркынычлары системалаштырылды, нәтиҗәлелекне бәяләүнең 100 дән артык критерие һәм күрсәткече, социологик тикшеренүләр үткәрү өчен типовой сораулар һәм анкеталар эшләнде. 

А.Демидов билгеләп үткәнчә, Бөекбритания Аудит буенча милли идарәсенең куркынычларны бәяләү, куркынычның бюджет чараларын файдалануның нәтиҗәлелегенә тәэсире дәрәҗәсе буенча аларны тәртипкә салу буенча тәҗрибәсе бик файдалы булды. Һәм әлеге методологик алым Татарстан Хисап палатасы практикасына ныклап керде, аннан даими файдаланыла.

– Аудит нәтиҗәләре буенча вәкаләтле министрлыклар адресына 50 дән артык күрсәтмә әзерләнде, – дип ассызыклады ул. – Аерым күрсәтмәләр республика Хөкүмәте тарафыннан кабул ителгән идарә карарларының нигезе булып торалар: күпьфункцияле үзәкләр челтәре тулысынча үзгәртелде (муниципаль КФҮ бетерелде, баш республика күпьфункцияле үзәгенең филиаллары булдырылды).

КФҮдә гражданнарга күрсәтелә торган хезмәтләр исемлеге даими киңәйтелә. Бүген Татарстанда бер шундый үзәктә аеруча популяр булган хезмәтләрнең 150 дән артык төрен алырга мөмкин. Шуңа бәйле рәвештә күпьфункцияле үзәкләргә сорау да елдан ел арта бара. Шулай, 2013 елда – 41 мең, 2014 елда – 1,1 млн., 2015 елда – 1,8 млн., ә 2016 елда инде 2,7 млн хезмәт күрсәтелде.

Моннан тыш, 2015 елның 1 гыйнвареннән КФҮләрдә хакимиятнең федераль органнары хезмәтләренең күпчелеген күрсәткән вакытта түләнгән дәүләт пошлинасының 50%ы республика бюджетына керә. 2015 ел өчен кертемнәрнең суммасы – 313 млн. сум, 2016 елда 528 млн. сум тәшкил итте.

 

Документлар