23.03.2017

Хисап палатасы авыл мәктәбендә белем алучы укучылар өчен Казан шәһәренә сәяхәт оештырды.

 Мәктәп каникуллары узган бер көндә республиканың Лаеш муниципаль районы Урта Девятово урта гомуми белем бирү МББУдә белем алучы 25 укучы Казан шәһәренә сәяхәт кылды.

Сүз уңаеннан шуны да әйтергә кирәк, 2015 елда әлеге мәктәп ТР база мәктәпләре рейтингында Татарстан Республикасы авыл мәктәпләре арасында белем бирү сыйфаты буенча беренче урын алган иде. Бу – мәктәпнең педагогик коллективы һәм барлык укучыларның уңышлы эшчәнлеге нәтиҗәсе.

Яшь сәяхәтчеләр Казан буенча мавыктыргыч экскурсиядә катнашты һәм шәһәрнең истәлекле урыннарында: Казан Кремле музей-тыюлыгында, Татарстанның Табигый тарих музеенда, “Казан” Милли-мәдәни үзәгендә, Казан зооботаника бакчасында, Бадминтон үзәгендә булдылар.

- Без Татарстан Республикасы Хисап палатасы Рәисе Алексей Иванович Демидовка мондый зур бүләк ясаганы өчен бик зур рәхмәтле, - дип, экскурсия тәмамланганнан соң үз тәэсирләре белән мәктәп директоры Жесткова Алена Петровна уртаклашты. – Экскурсиядә булучылар барысы да онытылмас тәэсирләр алды, кайберәүләр өчен бу Казанга беренче мәртәбә килү иде. Һәр укучының яңа белемнәр алуы белән беррәттән, шәһәр тарихына кагылып алуы һичшиксез уңай күренеш. Әлеге экскурсиянең балалар тормышында якты һәм онытылмаслык булып калуына шигем юк.

 ФОТО

Документлар