Тикшерү чарасы белән җитәкчелек иткән аудитор Азат Вәлиев
хәбәр иткәнчә, 1,46 млрд. сум күләмендәге чаралар тикшерелгән. Гомуми күләме 56
млн. сумлык бозуларның төп җитешсезлекләре муниципаль милек белән идарә итү
өлкәсендә ачыкланган.
Болгар шәһәрендәге бәясе 54,6 млн. сум күләмендә булган
суүткәргеч корылмалары һәм урам челтәрләре килешүләр төзеп тормаган шартларда
коммерциячел оешмалар тарафыннан кулланыла. Коммуналь инфраструктура өчен 987
мең сум күләмендәге аренда түләве тикшерү үткәрелгән чор дәвамында шәһәр
бюджетына күчерелмәгән. Тикшерү барышында арендаторлар бурычны өлешчә каплады –
хәзер калдык күләме 396,3 мең сум тәшкил итә.
Шәһәр бюджетының керемнәрендә шулай ук 410 мең сум күләмендә
муниципаль торакны наймга бирү дә исәпкә алынмаган була.
- Муниципаль район территориясендә күчемсез милекнең 28
объекты, шулар арасында – 8 клуб һәм авыл мәдәният йортларының, 3 мәктәп,
балалар бакчасы, ФАПның элеккеге биналары, амбулатория бинасы, 6 административ
бина, коммуналь инфраструктураның 8 объекты кулланылмый, – дип өстәде аудитор.
- Әлеге объектлар буенча инвентаризация үткәрелде һәм
хәзерге вакытта аларны сату өчен документлар әзерләнә. Ә сату өчен берникадәр
кыенлыклар килеп туды. Барлык ачыкланган бозуларны без кабул итәбез, тикшерү
йомгаклары буенча инде аларны юкка чыгару юнәлешендә 55 млн. сумлык чаралар
күрелде, – дип хәбәр итте Спас муниципаль районы башлыгы урынбасары Сергей
Тюнев.
Бухгалтерлык исәп һәм хисаплылыгын бозу буенча ачыкланган
бозуларның дүрт очрагы буенча учреждениеләрнең җитәкчеләрен һәм баш
хисапчыларын административ җаваплылыкка тарту буенча 8 беркетмә төзелде.
Тикшерү чарасы нәтиҗәләре буенча Спас муниципаль районы
башлыгына күрсәтмә җибәрелде. Мәгълүмат шулай ук Россия Авыл хуҗалыгы
күзәтчелегенең ТР буенча Идарәсенә юлланды. Тикшерү материаллары республика
Прокуратурасына җибәрелә.
Тулырак «Тикшерүләр турында мәгълүмат» бүлегендә.