24.03.2017

24 мартта Алексей Демидов рәислегендәге Хисап палатасы Коллегиясе тарафыннан махсуслаштырылган (наркологик) ярдәм күрсәтү өчен Татарстан Республикасы бюджеты чараларын максатчан һәм нәтиҗәле куллануны тикшерү нәтиҗәләре каралды.

Республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, 2015-2016 еллар эчендә 23 315 кеше стационарда алкоголизмнан дәвалану алган, 2 144 кеше алкогольгә бәйлелектән котылу өчен реабилитация программасын узган, 4 966 пациент наркоманиядән дәваланган, наркоманиядән реабилитацияләнү программасында 2 371 кеше катнашкан.

Алкоголизм, алкогольгә бәйле психозлар, наркомания һәм токсикоманияне дә үз эченә алган наркологик авырулар белән җәфалану 2016 елда 2015 ел белән чагыштырганда 0,3%ка кимегән һәм 40 123 кеше тәшкил иткән. Беренчел профилактика күзәтүе астына алынган алкогольне чамадан тыш кулланучылар саны шулай ук 3,2%ка кимегән.

Республика халкына наркологик ярдәмне һәм наркологик авыруларга медицина-социаль реабилитацияне республика Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика наркология диспансеры һәм аның Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт шәһәрләрендә урнашкан филиаллары, Бөгелмәдәге реабилитация үзәге күрсәтә. Штат саны 1 110 хезмәткәрне тәшкил итә, берьюлы ике урында эшләүнең уртача коэффициенты – 1,2. Пациентларның уртача саны – 331 кеше.

Тикшерү җитәкчесе аудитор Илнур Мөбәраков медицина җиһазы белән тәэмин итүнең тиешле таләпләргә туры килмәвенә игътибар юнәлтте. Диспансердагы җиһазларның яртысы инде 10 елдан артык эшли. УЗИ аппаратлары һәм газлы хроматограф куллануның норматив вакыты 7 ел булган хәлдә 100%ка тузган һәм инде 15 елдан артык вакыт дәвамында кулланыла.

Республика наркология диспансерының баш табибы Илгиз Әхмәтҗанов шуны аңлатып узды: әлеге аппаратлар даими рәвештә техник хезмәт күрсәтүе узалар һәм аларга туры килү сертификаты бирелә. Шулай итеп, пациентлар өчен дә, табиблар өчен дә алар куркыныч тудырмый. Моннан тыш, аның сүзләренә караганда, Татарстан Республикасы Президенты карары белән быел кирәкле медицина җиһазы сатып алу өчен республика бюджетыннан 60 млн. сум акча бүлеп биреләчәк.

Кайбер биналардагы бүлмәләр шулай ук медицина хезмәте күрсәтү таләпләренә туры килми, дип билгеләп узды алга таба И.Мөбәраков. Казандагы 3 бүлектә (Тунаков, Спартаковская, Фәткуллин урамнарында) диварлар һәм түшәмнәрдә күгәрек, су агып төшкән эзләр, штукатурка һәм буяуларның бер каты кубу, ярыклар табылды.

СанПиН тарафыннан билгеләнгән мәйданның нормасы бер кеше башына 6 кв. м булган вакытта бер пациентка ике мәртәбә кимрәк урын туры килү очраклары ачыкланды. Сеченов урамында урнашкан стационарда мәйдан җитмәү аркасында караватлар бүлекнең коридорында да урнаштырылган.

Шул вакытта учреждениегә 2016 елның ноябрендә Казан шәһәренең Айдаров урамы, 7 йорттагы гомуми күләме 560 кв. метр мәйданлы бина тапшырылган булган. Әмма тикшерү вакытында объект файдаланылмаган, биредә балансны тоткан элеккеге хуҗа милке тора иде. Шул ук вакытта бинаны тоту буенча чыгымнарны диспансер каплый.

- Дәүләт гарантияләре программасы буенча медицина ярдәме күрсәтүнең китерелгән планлы күрсәткечләре ел саен тулы күләмдә тормышка ашырыла. 2016 ел өчен күрсәтелгән түләүле медицина хезмәтләре бәясе 24%ка арткан һәм 89 млн. сум тәшкил иткән, – дип хәбәр итте аудитор.

392 млн. сумлык тикшерелгән чараларның гомуми күләменә карата ачыкланган бозулар 9,8 млн. сум тәшкил итте. Хисап палатасы дәгъвалары, контракт системасы турындагы законны бозып, 9,3 млн. сум күләмендәге дәүләт контрактларын үтәү турындагы мәгълүматны zakupki.gov.ru сайтына урнаштырмау белән бәйле. Гомуми күләме 4,4 млн. сумлык контрактларның башкару вакытлары үтәлмәгән, аерым очракларда китерү вакытын бозу 5 айдан артып киткән. Шул ук вакытта контрактларны үз вакытында башкармаган өчен неустойка түләттерү мөмкинлеге тормышка ашырылмаган.

Тикшерү материалларында шулай ук ашату нормаларын үтәмәү фактлары да ачыкланды. Диспансер пациентларын нормадан артыграк күләмдә ярмалар белән туендырганнар, ә менә ит, сөт продуктларын, җиләк-җимеш һәм яшелчәләрне биреп бетермәгәннәр.

- Бездә, бер яту урыны-көн өчен 135-150 сум исәбеннән чыгып, биш мәртәбә ашату каралган, - дип әйтте И.Әхмәтҗанов һәм менюның 2013 елда Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафынннан кул куелган боерык нигезендә кабул ителгән туендыру нормалары буенча һәм учреждениенең финанс мөмкинлекләреннән чыгып төзелүен искәртеп үтте.

Хисап палатасы Коллегиясе Республика наркология диспансерына ачыкланган бозуларны юкка чыгару өчен күрсәтмә юлларга карар кылды. Тикшерү нәтиҗәләре турында республика Сәламәтлек саклау министрлыгына һәм Мәҗбүри медицина иминиятләштерүенең Территориаль фондына хәбәр җиткерергә карар кабул ителде. Административ хокук бозу билгеләре булган очраклар буенча тикшерү материаллары Монополиягә каршы федераль хезмәт идарәсенә юллана. Тикшерү материаллары Татарстан Республикасы Прокуратурасына җибәрелә. 


ФОТО

Документлар