24.03.2017

Сәламәтлек буенча мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен белем бирү учреждениеләренең эшчәнлеген тормышка ашыруга 2015-2016 елларда бүлеп бирелгән бюджет чараларының ни дәрәҗәдә сыйфатлы һәм нәтиҗәле файдаланылуын Хисап палатасы Коллегиясендә ачыкладылар.

Утырышны ачып, Хисап палатасы Рәисе Алексей Демидов белем бирү системасының дәвам итә торган үзгәртеп корылуы һәм модернизацияләнүе турында искә төшерде. Кабул ителә торган программалар һәм стратегик юнәлешләр кысаларында федераль һәм республика дәрәҗәсендә шактый күләмдә бюджет чаралары бүлеп бирелә. Бүленгән чараларны файдалануның нәтиҗәлелеге мәсьәләсе бик мөһим булып тора, бигрәк тә нәкъ менә шунда кергән гражданнарның тиз кимсенә торган социаль төркеме – акыл һәм физик үсешләрендә тайпылышлар булган балалар турында сүз барганда.

Татарстанда сәламәтлек буенча мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы линиясе буенча республика бюджеты чаралары исәбенә тотыла торган 54 интернат-мәктәп бар. Агымдагы уку елында аларда 6631бала белем ала.  

- Соңгы ике ел эчендә укучылар саны 615 кешегә артты, – дип билгеләп үтте аудитор Сергей Колодников. – Барысыннан да күбрәк акыл үсеше ягыннан тайпылышлары булган (76%), күрү (9%) һәм ишетүләре (6%) бозылган балалар.

Тикшерелгән вакыт аралыгы өчен республика бюджетыннан әлеге учреждениеләрне тәэмин итүгә 2 млрд. 968 млн. сум чара бүлеп бирелгән. Бюджет финанславының гомуми күләме 1 млрд. 37 млн. сум булган 17 учреждение тикшерелгән. Ачыкланган бозулар күләме 24,9 млн. сум тәшкил итә. Аларның барысы да гамәлдә дәүләт милке белән идарә итү һәм файдалану белән бәйле һәм юкка чыгарылырга тиешләр. 

Аудитор үзенең чыгышында милектән нәтиҗәсез файдалану фактларын билгеләп узды. Шулай, 2015 елда республика Мәгариф министрлыгы интернатларны үзәкләштерелгән рәвештә гомуми бәясе 1,6 млн. сум булган 1000 бер кешелек караватлар  белән тәэмин итә. Комплектка матрацлар керми. Нәтиҗәдә Казан шәһәренең Ласточкина исемендәге һәм 7 нче номерлы интернатларында 163 карават, Минзәлә интернат-мәктәбендә – 20 карават, Актаныш районының Такталачык интернат-мәктәбендә 39 карават файдаланылмый.

Ревизорларда министрлыкның тапшырыла торган инвентарь һәм җиһазларны бүлү принцибы да шулай ук сораулар тудырды. Мәсәлән, Питрәч интернат-мәктәбенә 93 яту урыны булган вакытта 120 карават бушаталар. Ласточкина исемендәге интернат-мәктәпкә берьюлы 5 оверлок китергәннәр. Дөресен әйткәндә, мөмкинлекләре чикләнгән укучыларга аларда эшләү шактый кыен.

Шул ук Ласточкина исемендәге мәктәптә, шулай ук Казанның 4 номерлы интернатында, үзәкләштерелгән җылылык белән тәэмин итүгә күчкәч, котельныйлар биналары озак вакыт файдаланылмый. Түбән Камада бина булмау сәбәпле бораулау станогы урнаштырылмый, Әгерҗедә яңа спорт инвентаре, ике газ плитәсе һәм телевизор файдаланылмый.

Ә менә ягыла торган гаражга һәм слесарьлек участогына Ласточкина исемендәге мәктәптә кулланылыш тапканнар: мәктәпнең штаттагы машина йөртүчесе Михайловский О.А. аларга үзенең ике шәхси автомобилен һәм хуҗалык җиһазларын урнаштырган. Ә гараж белән янәшәдә  тагын ике шәхси автомобиль  –«Мерседес Спринтер» фургоны һәм ВАЗ-2108. Интернат микроавтобусы шулай ук – һаман ачык һавада тотыла.

С.Колодников сүзләре буенча учреждение биналарын һәм территорияләрен шәхси затның файдалануына документларны тикшерү барышында тәкъдим итмәделәр, аренда түләве кертелми. Моңардан тыш, тикшерү вакыт аралыгы өчен мәктәп администрациясе тарафыннан гомуми күләме 283 мең сумга автотранспорт өчен ягулык-майлау материалларын нигезсез рәвештә сызып ату җибәрелгән.

  - Анализ учреждениеләр балансында тора торган транспорт чараларының 67%ка тузуын күрсәтте. 4 интернатта аларның аренда өчен түләргә мәҗбүрләр, - дип дәвам итте аудитор.

Тукай районының Теләнче-Тамак интернат-мәктәбе бинасына сыйфатсыз ремонт үткәрү очрагы ачыкланды. Түшәмнең барлык мәйданы буенча су саркып торган эзләр бар, түшәм капламасы начар җылытылган. Сыйфатсыз башкарылган эшләрнең гомуми бәясе миллион сумга якын дип бәяләнде.

Бухгалтерлык исәп-хисабын тупас бозу очракклры буенча тикшерелгән өч учреждениенең җитәкчеләре һәм баш хисапчыларына карата административ хокук бозулар турында 8 беркетмә төзелде.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы адресына Хисап палатасы ачыкланган бозулар һәм кимчелекләрне бетерү өчен күрсәтмә җибәрде. Тикшерү материаллары РФ ТКның ТР буенча Тикшерү идарәсенә һәм республика Прокуратурасына тапшырыла.


ФОТО 

Документлар