14.03.2017

14 мартта ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова катнашында узган Хөкүмәтнең Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында Татарстан Хисап палатасының 2014-2015 елларда һәм 2016 елның 1 яртыеллыгында республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгына караган тармагындагы һөнәри белем бирү учреждениеләренә бүлеп бирелгән дәүләт ресурсларын куллануга карата нәтиҗәлелек аудиты йомгакларына багышланган хисап тыңланды.

Хисап мәгълүматларын депутатлар игътибарына Хисап палатасы аудиторы Сергей Колодников тәкъдим итте. 

Комитет рәисе Разил Вәлиев аудиторга һәм Татарстан Республикасы Хисап палатасына башкарылган эш өчен рәхмәт белдерде. «Хисап палатасы Дәүләт Советы йөкләмәсенә җитди карады. Хисап җентекле итеп төзелгән, мин аны игътибар белән укып чыктым һәм Хисап палатасында әлеге мәсьәләне җентекләп өйрәнүләрен һәм үзләреннән төгәл тәкъдимнәр биргәнлекләрен төгәл әйтә алам», - диде ул утырышны йомгаклап.


Документлар