03.03.2017

3 мартта Татарстан Хисап палатасына Камчатка краеның Тикшерү- хисап палатасы Рәисе Сергей Лозовский килде.

Татарстан Республикасы Хисап палатасы үсешенең төп этаплары һәм аның эшчәнлек юнәлешләре турындагы презентация, шулай ук Рәис Алексей Демидовның дәүләт хакимияте органнары, прокуратура белән үзара хезмәттәшлек, Татарстанда муниципаль финанс тикшерүе системасын оештыру турындагы чыгышы  Ерак Көнчыгыштан килгән кунакка республикадагы финанс контроле буенча алып барылган эш турында киңрәк күзалларга ярдәм итте.

- Россия Федерациясенең һәр субъекты аерым үзенчәлеккә ия һәм безнең өчен һәр уңай тәҗрибә кызыклы. Әлбәттә, биредә безнең географик яктан еракта урнашуыбыз һәм шуңа бәйле рәвештә чикләнгән мөмкинлекләргә ия булуыбыз да зур роль уйный, ләкин без, төрле мөмкинлекләр табып, сезгә илнең икенче почмагыннан килеп, әлеге тәҗрибәне уртаклашырга тырышабыз. Чөнки ул тәҗрибә бик зур кыйммәткә ия, - диде Сергей Лозовский. – Биредә оештыру дәрәҗәсе шактый югары, моны сезнең Ведомствоара координацияләү советы да дәлилләп тора. Ә бит күп кенә регионнарда мондый берләшмә төзергә омтылып карадылар, әмма мондый система бары тик Татарстанда гына уңышлы эшләп килә.

Эшлекле очрашуны тәмамлап, Алексей Демидов Сергей Лозовскийны май аенда Казанда узачак эре халыкара ярышлар мисалында спорт өлкәсенә дәүләт инвестицияләре кертүгә карата нәтиҗәлелек аудиты уздыру мәсьәләләре буенча фикер алышуларга багышланган ЕВРОРАИ семинарында катнашырга чакырды. 

Документлар