27 февральдә Татарстан Хисап палатасы Коллегиясе әгъзалары һәм структура бүлекчәләре җитәкчеләре Россия Федерациясе Хисап палатасы һәм Россия Федерациясе тикшерү-хисап органнары порталында видеоконференция форматында узган уку-укыту семинарында катнаштылар.
Уку-укыту РФ Хисап палатасының Бурятия Республикасы, Байкал аръягы,
Красноярск һәм Хабаровск крайлары, Амур, Иркутск, Магадан, Свердловск һәм Томск
өлкәләре тикшерү-хисап органнары белән берлектә уздырыла торган «2013-2020
елларга урман хуҗалыгын үстерү» Россия Федерациясе дәүләт программасында
каралган 2015-2016 елларда һәм 2017 елның узган вакыт аралыгында урманнарны
янгыннардан саклау буенча чараларны тормышка ашыруга анализ»
экспертиза-аналитика чарасына әзерлек мисалында узды.
Татарстан Хисап палатасында республиканың аерым муниципаль
тикшерү-хисап палаталары җитәкчеләренә дә семинар видеотрансляциясендә катнашу
мөмкинлеге бирелде.