19.02.2017

18 февральдә Хисап палатасы хезмәткәрләре инде традициягә әйләнгән «Россия чаңгы юлы» кышкы йөгерү ярышына чыкты.

Бу юлы массакүләм стартларны оештыручылар Казанда өч яңа мәйданчык әзерләде: ярышлар Таулар-Ометьево урман-паркы, Казанка елгасының Гаврилов урамы янындагы тугае һәм Юдино бистәсендә «Локомотив» стадионы тирәсендәге урман массивында узды. Нәкъ менә соңгысына 2017 метрлы стартта катнашу өчен Хисап палатасы коллективының җитди командасы да юл тотты. Массакүләм йөгерүгә гаилә әгъзалары да җәлеп ителде. Ә ярдәм күрсәтү төркеме старт алдыннан да, фиништан соң да, кайнар чәй һәм пешкән әйберләр белән сыйланырга тәкъдим ясап, көч биреп торды. 


Документлар