15.02.2017

15 февральдә Хисап палатасы аудиторы Сергей Колодников республика Мәгариф һәм фән министрлыгының урта һөнәри белем бирү учреждениеләренең җитәкчеләре һәм баш хисапчылары белән узган киңәшмәсендә катнашты.

Ул үз чыгышында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы йөкләмәсе буенча 2014-2015 елларда һәм 2016 елның 1 яртыеллыгында республика һөнәри белем бирү учреждениеләренә бүлеп бирелгән дәүләт ресурсларын файдалануның нәтиҗәлелегенә карата Хисап палатасы үткәргән аудитның төп нәтиҗәләрен һәм йомгакларын сөйләп бирде. 

Тикшерү чарасы барышында республика һөнәри белем бирү системасын үстерү өчен оештыру, социаль-икътисадый шартлар булдыруның нәтиҗәлелегенә бәя бирелде, белем бирү учреждениеләренең матди-техник яктан һәм кадрлар белән тәэмин ителеше дәрәҗәсе анализланды. Сергей Колодников шулай ук кайбер аерым мәсьәләләр булуын да билгеләп үтте.  

«Хисап палатасы үз эшендә хокук бозуларны ачыклау һәм гаепле затларга җәза бирүне генә максат итеп куймый. Безнең төп бурычыбыз – җибәрелгән хаталарның системалы сәбәпләрен анализлау һәм, шул исәптән кисәтү чаралары буенча да тәкъдимнәр әзерләү. Ә нәтиҗәдә ирешелергә тиешле максатыбыз – һөнәри белем бирүнең аеруча нәтиҗәле системасын булдыру юнәлешендәге эштәге хәлне төзәтү», – дип ассызыклады аудитор. 

– Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре, хезмәткә түләү – менә шулар, минемчә, безнең эштә иң мөһиме. Милек буенча без тәртип урнаштырдык,  җир буенча да шундый тәртипне урнаштырырга чакырам, – дип мөрәҗәгать итте министрлык карамагындагы учреждениеләр җитәкчеләренә РТ Премьер-министры урынбасары, мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов. – Хисап палатасы безне тикшереп тора, әмма барлык эшне аларга гына аударып калдырырга ярамый, шуңа күрә без үз дәрәҗәбездә ревизия эшчәнлеген дәвам итәчәкбез. Быел министрлыкның аудиторлык төркеме системалы рәвештә 10 учреждениедә тикшерү уздырачак. Яр Чаллы төзелеш көллиятеннән башлаячакбыз.



Документлар