08.02.2017

8 февральдә парламентның бюджет, салымнар һәм финанслар буенча комитеты утырышында Хисап палатасы аудиторлары Сергей Колодников һәм Азат Вәлиев Татарстан Республикасы Дәүләт Советы йөкләмәләре буенча үткәрелгән ике тикшерү чарасының нәтиҗәләре турында хәбәр итте.

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгына караган һөнәри белем бирү оешмалары тарафыннан дәүләт ресурсларын нәтиҗәле куллануга карата үткәрелгән аудит һәм республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына гаилә терлекчелек фермаларына ярдәм итү максатыннан бүлеп бирелгән бюджет чараларын максатчан һәм нәтиҗәле куллануны тикшерү нәтиҗәләре Хисап палатасының быелның гыйнвар аенда һәм узган елның ноябрь аенда узган Коллегия утырышларында каралган иде.

Сергей Колодников бүгенге көндә республиканың һөнәри белем бирү системасын үстерүнең төп юлларының берсе булып көллият һәм техникумнар базасында ресурс үзәкләрен төзү, аларда яңа җиһаз, кадрлар потенциалы һәм эш белән тәэмин итүчеләрнең таләпләренә туры килә торган белем бирү программалары бер җирдә тупланган булырга тиеш дип белдерде. Бүгенге көндә республикада 20 ресурс үзәге эшләп килә, аларны булдыру өчен республика бюджетыннан 2,3 млрд. сум акча бүлеп бирелгән. Тикшерелгән тугыз ресурс үзәгендә 2016 елга кадрларны бергә әзерләү, хезмәткәрләр өчен стажировка оештыру һәм үзара мәгълүмати яктан хезмәттәшлек итү өлешендә эш белән тәэмин итүчеләр белән бергәләп эшләү турында 194 килешү төзелгән.

Шул ук вакытта Сергей Колодников мондый килешүләр буенча эш белән тәэмин итүче партнерлар тарафыннан ресурс үзәкләрен тәмамлап чыгучыларны алга таба эшкә урнаштыру гамәле каралмаганлыгын билгеләп үтте. Шул рәвешле, ул «Эш белән тәэмин итүче – Уку йорты» дип аталган база партнерлык мәсьәләсен чишү уку йортларының күбесе өчен актуаль булып кала бирә дип белдерде һәм Ресурс үзәкләре турындагы Нигезләмәгә үзгәрешләр кертү юлы белән ресурс үзәкләре һәм эш белән тәэмин итүчеләрнең үзара тәэсир итешүе механизмын законнар тарафыннан билгеләүнең кирәклегенә басым ясады.

- Элегрәк белем бирүнең кластерлы системасы мәгарифнең предприятиеләр белән «элемтәгә кергән, тоташкан урыны» булмаганлыктан җимерелеп төште. Биредә дә шул ук тырмага басмабызмы дигән шөбһә бар, - дип белдерде аудитор. 

Тикшерүләр барышында ачыкланган бозуларны һәм кисәтүләрне юкка чыгару буенча чаралар күрү турындагы мәгълүмат белән ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов чыгыш ясады. Ул закон тарафыннан предприятиене берәү дә теге яки бу чыгарылыш укучысын эшкә алырга мәҗбүр итә алмый дип аңлатты. Эшче кадрларга заказ формалаштырган чакта төп проблема булып түбәндәге мәсьәлә кала: урта махсус белем бирү йортларында уку дүрт елдан артык вакытка сузыла, ә предприятие шундый озак вакытка яңа хезмәткәрләргә ихтыяҗ булачагы турында фараз бирә алмый. Бу очракта бер елга исәпләнгән кыска белем бирү программалары күбрәк сорауга ия.

- Без – эш белән тәэмин итүчеләр, һәм безнең белгечләргә мохтаҗлыгыбыз зур, - дип сүзгә кушылды Дәүләт Советы депутаты һәм «Кулон» ЯАҖ генераль директоры Альберт Фәхретдинов. – Агрономнар, зоотехниклар, ветеринарлар, токарьлар юк. Сез бит аларны укытасыз, укытып чыгарасыз, ә кая китә соң алар? Нәрсә була аларга? Әйдәгез, бу якны да көйләп кары       йк!

Хисап палатасы хисабы һәм министрлык мәгълүматы буенча фикер алышуда шулай ук депутатлар Леонид Якунин, Илдус Касыймов һәм Роман Мугерман катнашты.

Гаилә терлекчелек фермаларын үстерүгә дәүләт ярдәме күрсәтүгә бүлеп бирелгән бюджет чараларын нәтиҗәле куллануны тикшерү нәтиҗәләре буенча хисап мәгълүматын аудитор Азат Вәлиев тәкъдим итте. Аның чыгышында хуҗалык итүнең кече формаларына ярдәм итү буенча дәүләт программаларын тормышка ашыруга бәйле рәвештә республикадагы авыл хуҗалыгы продукциясенең аерым төрләрен җитештерүдә крестьян фермер хуҗалыкларының өлеше илле проценттан артып китте дип билгеләп үтелде.

А.Вәлиев КФХ кайбер башлыклары тарафыннан гомуми күләме 39,2 млн. сумлык грантларны куллану буенча хисапларның билгеләнгән вакытта китерелмәгәнлеге турында хәбәр итте. «Өч КФХ җитәкчесенең фермалар төзү эше башланмаганлыгы, ә 11 башлыкта – ферма бар, әмма терлек юклыгы, ә бер КФХда янгын чыгуы ачыкланган. Башка КФХларның фермалар төзелеше һәм реконструкцияләү тәмамлану стадиясендә», - дип белдерде ул.

ЭЭМ ТР буенча идарәсе тарафыннан дүрт КФХ башлыгына карата җинаять эшләре ачылган. Грантларны яңадан түләттерү турында суд карары бар. Әмма эшләп килә торган хуҗалыклар буенча да чишелмәгән мәсьәләләр күп – күпләр планлы күрсәткечләргә ирешмәгән. Төп проблемалар исәбендә грант алучыларның үзләре үк билгеләп узганнары бар. Бу – корылык, ЯММна югары бәяләр, шулай ук фермерлар грантларның кечкенә күләмдә булуына зарланды.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов гаилә терлекчелек фермалары продукцияне интенсив рәвештә җитештерүчеләр булып торуын, авыл халкын үзмәшгульлек күзлегеннән чыгып караганда, белгечләрне беркетү һәм авыл һәм халык традицияләрен саклауда шулай ук мөһим булуын да депутатларга җиткерде.

2017 елдан фермерлар өчен грантларның чик күләме 5 тән 7 млн.га кадәр, ә эшен башлап җибәрүче фермерлар өчен 1,5тән 3 млн.га кадәр арттырылачак. Шул ук вакытта документларның дөреслеген тикшерү көчәйтеләчәк, шулай ук грант алучылар максатчан күрсәткечләргә ирешмәгән өчен җавап тотачак. Аның сүзләренчә, 2010 елдан башлап ТРда 1205 гаилә фермасы төзелгән, быел тагын 107не төзү планлаштырылган. «Гаилә фермалары саны буенча безнең республика Россиядә берсүзсез беренче урында тора», - дип билгеләп үтте Р.Хәбипов.

Бюджет комитеты башлыгы Леонид Якунин фермерларга күрсәтелгән ярдәмнең мөһим булуын –Татарстанда җитештерелеп, үз республикабыз базарына чыгарыла торган авыл хуҗалыгы продукциясенең яртысын нәкъ менә фермерлар җитештерүен искә төшерде. «Эре агробизнеска җитди акчалар юллана, ә бу продукциянең 53%ын җитештерә торган әлеге секторга финанслар җиткерә алмыйбыз», - дип ассызыклады Л.Якунин.

Хисап палатасының ике хисабы да комитет әгъзалары тарафыннан игътибарга алынды. 


ФОТО

Документлар