31.01.2017

31 гыйнварда Алексей Демидов рәислегендә Татарстан Хисап палатасы Коллегиясе 2015-2016 елларда парк һәм скверларны булдыру һәм төзекләндерүгә бүлеп бирелгән бюджет чараларын куллануны тикшерү нәтиҗәләрен раслады.

Бюджет инвестицияләре һәм социаль һәм инженерлык инфраструктурасына капиталь ремонт «2014-2020 елларга Татарстан Республикасы халкын сыйфатлы торак һәм торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре белән тәэмин итү» дәүләт программасы кысаларында каралды. Республика муниципаль берәмлекләрендә парклар һәм скверлар исемлеге расланды, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы – бюджет чараларын төп бүлүче, ТР Баш инвестиция-төзелеш идарәсе (ГИСУ) дәүләт заказчысы итеп билгеләнде.

Аудитор Азат Вәлиев хәбәр иткәнчә, 2015 ел һәм 2016 елның 9 ае өчен парк һәм скверларны булдыру һәм төзекләндерүгә Татарстан Республикасы бюджетыннан 1772,3 млн. сум күләмендә бюджет чаралары бүлеп бирелгән. Электрон формада үткәрелгән ачык аукционнар нәтиҗәләре буенча 4,8 млн. сум күләмендә экономия барлыкка килгән, ул республика бюджетына күчерелгән. 

Ачыкланган бозуларның гомуми күләме 5,7 млн. сум тәшкил иткән.

2015 елда Апас, Арча, Кукмара һәм Нурлат муниципаль районнарында парклар һәм скверларда капиталь ремонтлау һәм төзелешнең 7 объектында җәелгән тротуар плиткасының бәясен 4 млн. сумга артык күрсәтү ачыкланган. 

«Татинвестгражданпроект» ДУП проектлау оешмасы Казан шәһәрендәге Аккош күле парк зонасына капиталь ремонт буенча смета документациясендә хаталар җибәрә. Нәтиҗәдә, юлны киендерү конструкциясендә материаллар бәясе 1,7 млн. сумга арттырып күрсәтелә. Смета бәясен киметү һәм аны проект белән яраклаштыру урынына, проектлаучы заказчы белән киңәшмичә, юл киеме конструкциясен үзгәртте, бу төзелешнең кыйммәтләнүенә китерде.

 Аннан тыш, тикшерү материалларында башкарылган эшләрнең сыйфаты буенча да кимчелекләр аталган. Ревизия ясаучыларның дәгъвалары Казанның «Бөек Ватан сугышы ветераннары аллеясы» скверында һәм «Дуслык» скверында (Нурлат шәһәре) тротуар плиткасын сыйфатсыз салу белән бәйле.   

- Хисап палатасы кисәтүләреннән чыгып, материалларның бәясен арттыру буенча өстәмә рәвештә үзебезнең тикшерүне дә уздырабыз, – дип аңлатма бирде ГИСУ директоры Марат Айзатуллин. – Бишъеллык гарантия йөкләмәләре кысаларында бозулар юкка чыгарылачак.

Тикшерү чаралары нәтиҗәләре буенча бозуларны юкка чыгару буенча чаралар күрү өчен ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгына – мәгълүмат, ТР Баш инвестиция-төзелеш идарәсенә күрсәтмә җибәрелде. Тикшерү материаллары республика Прокуратурасына тапшырыла.  

Документлар