31.01.2017

31 гыйнварда Алексей Демидов рәислегендә Татарстан Хисап палатасы Коллегиясе утырышында соңгы 4 ел эчендә кан тамырлары авырулары белән интегүче авыруларга махсуслаштырылган медицина ярдәме, шулай ук ашыгыч ярдәм һәм медицина эвакуациясе күрсәтү буенча чаралар үтәлүнең нәтиҗәлелегенә аудит нәтиҗәләре каралды.

Чараларны тормышка ашыру 2020 елга кадәр Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау тармагын үстерү программасы кысаларында тормышка ашырылды, аның дәүләт заказчысы булып республика Сәламәтлек саклау министрлыгы тора.

Татарстанда 2 региональ һәм 15 беренчел кан тамырлары үзәге эшләп килә. Ләкин чынбарлыкта баш мие кан әйләнеше кискен бозылган авырулар өчен бүлекләрнең яту урыннары саны РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы тәкъдим иткәннән кимрәк, дип хәбәр итте Хисап палатасы аудиторы Илнур Мөбарәков.  Ашыгыч медицина ярдәме хезмәте – бу өч станция, үзәк район хастаханәләре составында 42 бүлек һәм Республика клиника хастаханәсенең Ашыгыч консультация ярдәме һәм медицина эвакуациясе бүлеге. Шул ук вакытта «Ашыгыч ярдәм» автомобильләренең өчтән бер өлешеннән артыгы 100% ка тузган.

- Сыйфаты һәм файлалана алырлык булуы ягыннан Программа кысаларында күрсәтелә торган медицина ярдәменең уңай динамикасы күзәтелә, – дип саный И.Мөбәрәков. – Шуның белән бергә программада беренче этап буенча билгеләнгән күрсәткечләргә бары тик өлешчә генә ирешелгән.

Тикшерү җиһазлар, дару препаратлары һәм медицина билгеләнешендәге эшләнмәләр белән тәэмин итүнең расланган стандартларга тулы күләмдә туры килмәвен күрсәтте. Мәсәлән, Чистай үзәк район хастаханәсенең баш мие кан әйләнеше кискен бозылган авырулар өчен бүлегендә 54 атамадагы даруның  33 е булмаганлыгы ачыкланды.

Аудитор билгеләп узганча, сәламәтлек саклау системасы төп ресурсларының берсе булып кадрлар тора, чөнки халыкка уңышлы медицина ярдәме күрсәтүнең перспективалары аның торышына бәйле. Әмма берьюлы ике урында эшләүнең югары коэффициенты (ул табиблар арасында уртача 1,7, ә аерым очракларда 3 кә җитә), медицина персоналы белән җитәрлек дәрәҗәдә тәэмин ителмәүне дәлилли. Мәсәлән, Чистай ҮРХнең баш мие кан әйләнеше кискен бозылган авырулар өчен бүлегендә 2016 ел башына штат буенча 22,5 ставка табиблар каралган, чынбарлыкта 3 белгеч эшли. Әлмәт ашыгыч ярдәм күрсәтү станциясендә 28 табиб ставкасында бары тик ике табиб кына эшли.

Сәламәтлек саклау министры урынбасары Елена Шишмарева сүзләре буенча, ике учреждениенең дә баш табибларына карата дисциплинар җәза чаралары кулланылган. «Ашыгыч ярдәм машиналарын күпләп алмаштыру соңгы тапкыр Казанда Универсиада алдыннан булды, – дип хәбәр итте ул алга табарак. – 2016 елда федераль программа буенча зур булмаган күләмдә чаралар бүлеп бирелде һәм 43 «уазик» сатып алынды. Ләкин безгә югары җиһазлар белән тәэмин ителгән ашыгыч ярдәм машиналары кирәк. Бу максатларга 349 млн. сум акча бүленгән инде».

Медицина учреждениеләренең күчемсез милкенең бер өлеше озак вакытлар файдаланылмый, әмма коммуналь хезмәтләр һәм салым түләүләре буенча чыгымнар тотуларын дәвам итәләр, дип билгеләделәр Хисап палатасы ревизорлары. Моңардан тыш, милеккә ия булу хокукларын мәҗбүри дәүләт теркәвенең тулысынча булмау фактлары да ачыклана, бу милекчеләрнең хокуклары бозылу һәм аны югалту куркынычларын тудыра. Мәсәлән, 2013 елдан башлап РКХ территориясендә дизель генераторлары эксплуатациягә кертелмәгән. Аларны урнаштыру һәм саклауга документлар юк. Нәтиҗәдә I категория кулланучылар – операция һәм реанимация, анниография, томография бүлекләре – туктаусыз энергия бирү чыганакларына тоташтырылмаган, хастаханәнең энергетик куркынычсызлыгы тәэмин ителмәгән.

- Өч ел буена резерв электр белән тәэмин итү булмаган. Бу ничек болай булырга мөмкин – бу бит республика хастаханәсе?! – дип, үзенең аптыравын хисле итеп белдерде Хисап палатасы җитәкчесе.

Елена Шишмарева килеп туган хәлне мөмкин кадәр йомшартырга тырышты: «Якын көннәрдә министрлык Хисап палатасына әлеге генератор буенча барлык мәгълүматны җиткерер. Министрның боерыгы әзерләнә, анда барлык карарлар да, шул исәптән административ һәм дисциплинар җәза бирү өлешендәге карарлар да, чагылыш табачак». 

Нәтиҗәлелек аудиты барышында ачыкланган финанс бозуларның гомуми күләме 103 млн. сум тәшкил итте, шуларның 86%ы юкка чыгарылырга тиеш.

 Нәтиҗәлелек аудиты барышында республика кан тамырлары үзәкләрендәге авырулар арасында социологик сораштыру үткәрелде. Әлеге сораштыру пациентларның бушлай медицина ярдәме күрсәтү өлкәсендә үз хокуклары турында мәгълүматларының югары булмавын күрсәтте. Сораштыруда катнашучыларның яртысы диярлек (48%) бушлай медицина ярдәменең төрләре турында белмиләр, авыруларның 24%ы стационарда дәвалану вакытында билгеләнгән медикаментларны үзләре сатып алган.

Медицина хезмәте күрсәтү өлкәсендәге актуаль проблемалар арасында респондентлар шулай ук дару препаратларының кыйммәт булуын (35%), түләүле медицина ярдәменең күләме артуын (22%) билгеләп үттеләр.

Хисап палатасы аудиты нәтиҗәләре буенча республика Сәламәтлек саклау министрлыгына программаны тормышка ашыруга җибәрелгән дәүләт чараларын куллануның нәтиҗәлелеген күтәрү буенча чаралар күрергә тәкъдим ителде. Шул исәптән: билгеләнгән куркынычларны анализларга, аларны минимизацияләүгә һәм соңгы нәтиҗәләргә ирешүнең гарантияле булуы дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлдерелгән төзәтмәләр кертергә, шулай ук Программаны финанс белән тәэмин итү күләмнәрен һәм чыганакларын ачыкларга кирәклеге ассызыкланды.

Нәтиҗәлелек аудиты материалларын Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына, республика Сәламәтлек саклау министрлыгына, ТР Мәҗбүри медицина иминияте территориаль фондына җибәрергә карар кылынды. Чаралар күрү зарурлыгы турында мәсьәләне чишү өчен тикшерү материаллары республика Прокуратурасына тапшырыла.  


Документлар