30.12.2016

30 декабрьдә Алексей Демидов рәислегендәге Хисап палатасы Коллегиясе утырышында Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль саклау министрлыгы карамагындагы психоневрология интернатлары эшчәнлеген тәэмин итүгә 2015-2016 елларга бүлеп бирелгән Татарстан Республикасы бюджет чараларын максатчан һәм нәтиҗәле куллануны тикшерү нәтиҗәләре каралды.

Тикшерелгән вакыт аралыгы эчендә интернатларны финанслауның гомуми күләме 762 млн. сум тәшкил итте. Ревизияләр гомуми кеше саны  2 412  кеше булган барлык 6 учреждениедә дә үткәрелде. Аудитор Илнур Мөбарәков хәбәр иткәнчә, кайбер интернатларда торак һәм хуҗалык биналары социаль хезмәт күрсәтүләрнең тиешле дәрәҗәсен билгеләүче таләпләргә туры килми. Чират булмаган очракта да,  алты интернатның бишесендә бер кешегә мәйдан нормативлары сакланылмый. Шулай итеп, Алабугада 51 квадрат метр мәйданы булган бүлмәдә – 20 кеше, ә Яңа Чүриле  интернатында  30 квадрат метрлы бүлмәдә 10 кеше яши.  

Барлык интернатларда да дүрт тапкыр ашату таләбе үтәлә. Шуның белән беррәттән, продуктларның аерым төрләре буенча билгеләнгән таләпләр сакланмый. Мәсәлән, Кама Аланы интернатында балык куллану – нормативның 43%ын, киптерелгән җиләк-җимешнеке 50% тәшкил итә. Яшел Үзәндәге интернатта яшәүчеләр кондитер ризыкларын алып бетерми (нормага карата 34%). Шул ук вакытта барлык учреждениеләрдә дә ярма, кузаклылар һәм макарон ризыкларын нормадан арттырып ашаталар. 

Тикшерү материалларында шулай ук товарлар һәм хезмәт күрсәтүләр белән тәэмин итүчеләргә билгеләнгән лимиттан артыграк аванс бирү практикага кергән. Вакыты-вакыты белән бу акча чараларын озак вакытка дебиторлык бурычына алып торуга китергән. Әлеге очракта бюджет чараларын нәтиҗәсез файдалану 5 млн. сумнан артык тәшкил иткән. 

Тикшерү чаралары барышында административ хокук бозулар турында 8 беркетмә төзелде.

- Хисап палатасының хисабы безнең өчен күрсәтмәләрне җентекләп өйрәнү һәм төзәтү өчен этәргеч булды, – диде үзенең чыгышында хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Энҗе Нигъмәтҗанова. – Учреждениеләр тиешле графикларын министрлыкка тәкъдим иттеләр, күп нәрсә төзәтелде инде. Министрлыкта ай саен графикларны үтәү буенча тикшерү алып барыла.

Ул шулай ук соңгы ике ел эчендә интернатларның матди базасын ныгыту буенча актив эш алып барылуы, капиталь ремонт уздырылуы турында да мәгълүмат җиткерде министр урынбасары. Ремонт 2017 елда да дәвам итәчәк – республика бюджетыннан 47,3 млн. сум акча бүлеп бирү планлаштырылган. 

- Психоневрология интернатларында яшәүчеләр социаль яклауга аеруча мохтаҗлар категориясенә керә. Кызганычка каршы, интернатлар – алар озак яши торган мохит. Шуңа күрә бу учреждениеләрнең проблемаларын өйрәнү, кешеләрне яшәргә яраклы шартлар белән тәэмин итү өчен әлеге мәсьәләләрне чишү юлларын табу бик мөһим эш, – дип билгеләп үтте Хисап палатасы Рәисе Алексей Демидов, Энҗе Нигъмәтҗановага мөрәҗәгать итеп.  – Министрлык ягыннан тикшерү даими һәм катгый булырга тиеш – биредә планканы төшермәгез. Хисап палатасы, үз чиратында, әлеге мәсьәләне үз игътибарыннан читтә калдырмас.

Утырышта Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча ТР Президенты Идарәсе башлыгы Марс Бәдретдинов һәм РФ Тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү идарәсе башлыгы урынбасары Руслан Җәләлиев катнашты. 

Тикшерү нәтиҗәләре буенча республиканың Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгына Хисап палатасы тарафыннан күрсәтмә җибәрелде. Тикшерү материаллары Татарстан Республикасы Прокуратурасына тапшырыла. 


Документлар